Зәй офыклары

Дөрия апага икеләтә бәйрәм

Шанлы сугыш еллары ачысын татыган ветераннар ихтирам һәм хөрмәтләүгә лаек. Шәһәрдәшебез Дөрия Хәкимуллина бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ветеранга  икеләтә бәйрәм, шатлык. Аны гомер бәйрәме белән район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре котлап, җылы матур чыгышларын бүләк иттеләр. Күңел картаймый икән: гармунчы Нургали Әхмәтҗанов бию көе сузуга, ветеран салмак кына биеп тә алды.
- Их, дәрт бар, дәрман юк шул, - дип көрсенеп куйды Дөрия апа.
 Йөрәк яралары да төзәлеп җитмәгән аның: узган ел 64 ел гомер иткән тормыш иптәше Вәкилен бакыйлыкка озатты ул. Нишлисең бит, беркем дә мәңгелек түгел.
Дөрия апа - Кәрәкәс авылы кызы, күп балалы гаиләдә үскән.   
Бигеш мәктәбендә сигезенче классны  тәмамлагач, югары классларны Чаллы мәктәбендә укый. Мәктәптән соң авылда сатучы булып эшли. Авыл кызы үзен шәһәр тормышында сынап карый. Ижау шәһәренә барып эшли, биредә ул  шпаллар ташый. Анда ике ел эшләгәннән соң, кире туган якларга әйләнеп кайта. 1955 елны якташыбыз Вәкил абый белән тормыш кора. Яшь гаилә Иске Зәйдә гомер итә. Дөрия биредә сатучы булып эшли. Ул чорларда сатучы хезмәте дәрәҗәле булса да, авыр хезмәтләрдән санала: капчыкларны, тартма-тарма  ризыкларны  ташырга туры килә аңа. 
 Гаиләдә  исә бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килеп, аларны үстереп, югары белем биреп, тормыш юлына озаталар. Аннан  алар бергәләп оныклар үстерешә.
Бүгенгесе  көндә  Дөрия апаның биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Балалары тәрбиясендә булганына шөкерана кылып яши ветеран.
- Гомер узып та киткән, ә бит матур яшәдек, җир җимертеп эшләдек, үкенерлек булмады, - дип хәтер йомгагын сүтте  Дөрия апа. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: