Зәй офыклары

Дәрәҗәле чаңгы марафонында Зәй спортчылары җиңүләр яулады

28 февральдә Чаллыда Кама чаңгы марафоны үтте.

Егерменче тапкыр уздырылучы бу марафонга быел  500гә якын спортчы  чыкты. Ярышлар яшь аралыкларына карап 10, 15, 20, 30, 50 километр араларга оештырылды.  Спорт бәйрәмендә катнашучыларны Россия чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев сәламләде. Биредә шулай ук  чаңгыда узышу буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Николай Зимятов,  ике тапкыр дөнья Кубогы иясе, ике тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, СССРның атказанган спорт мастеры  Александр Завьялов,  чаңгы узышлары буенча Дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионнары Анатолий Иванов,  чаңгы ярышлары буенча Россия җыелма командаларының әйдәп баручы белгече, менеджеры Михаил Богданов,  Россиянең атказанган тренеры Владимир Голубев,  чаңгы ярышлары буенча СССР һәм Россиянең атказанган тренеры, спорт мастеры Александр  Воронин катнаштылар.  Безнең өчен иң куанычлысы, ярышларда Зәй спортчылары сынатмады. Хатын-кызлар арасында  30 километр арада безнең Анастасия Утяганова җиңүче булды. 2007-2008 елгы кызлар арасында 10 км дистанциядә беренче урынны - Софья Козенкова, өченче урынны Арина Белякина яулады.  Ир-атлар арасында 60 яшьтән өстә булганнар арасында  20 км дистанциядә икенче урынны Николай Захаров алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: