Зәй офыклары

Дәһшәтле елларны онытмагыз!

Зәйдә Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митинг " Дәһшәтле елларны онытмагыз" исеме астындагы композиция белән башланып китте. Анда матур тормышны бозган сугыш чорын күз алларга да, Җиңү көнен күреп сөенергә дә, бүгенге тыныч тормышка шөкер итәргә дә мөмкинлек тудырылды. Зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы...

Зәйдә Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митинг " Дәһшәтле елларны онытмагыз" исеме астындагы композиция белән башланып китте. Анда матур тормышны бозган сугыш чорын күз алларга да, Җиңү көнен күреп сөенергә дә, бүгенге тыныч тормышка шөкер итәргә дә мөмкинлек тудырылды. Зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы җылы сүзләрне район башлыгы Разиф Кәримов җиткерде һәм зәйлеләрнең Җиңү көнен якынайту өчен керткән тиңдәшсез өлешләрен дә искәртте. Өлкән буын исеменнән котлау сүзләрен, үтемле киңәшләрен, сугышның башыннан алып Берлинга кадәр җиткән мөхтәрәм ветеран Анна Моисеева җиткерде. Ә яшьләр исеменнән җирдә тынычлык сакларга вәгъдә антын 4 нче мәктәп укучысы Евгений Тавлинов бирде. Тантаналы митинг барышында Җиңү көне хөрмәтенә бирелгән бердәм залп, 71 ел элек яңгыраган залпның дәвамыдай тирә-якка таралды. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышыннан 7410 зәйле туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Ә тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар тарафыннан дәүләткә районнан 3 миллион пот икмәк, 63 мең пот ит, 2 миллион литр сөт, 440 мең данә йомырка, 51 тонна йон, меңләгән тонна бәрәңге тапшырылган. "Кызыл Зәй" әртиле эшчеләре ул елларда совет гаскәрләре өчен киемнәр теккән. Кыскасы Зәй Җиңү өчен булдыра алганча үз өлешен керткән, без бу батыр, фидакарь буын белән чын күңелдән горурланабыз. Инде арабызда булмаганнарны митингта катнашучылар тирән хөрмәтләп бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәл итәге чәчәкләр хәтфәсе белән капланды.(фотоларны түбәннән карагыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: