Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Дуңгыз асраучыларны уяу булырга чакыралар

Кичә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев үткәрде .

Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – дуңгызларда африка чумасына каршы профилактика чаралары күрү иде.
Республиканың Югары Ослан һәм Спас районнарында дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган. Радиусы авыру чыганагыннан биш чакрым ераклыкта билгеләнә торган зонадан тере дуңгызларны, дуңгызчылык продукциясен чыгару һәм сату, дуңгызчылык продукциясе калдыкларын сату тыела.

 

Эмиль Эдуардович авыру безнең район территориясенә үтеп кермәсен өчен барлык саклык чараларын күрү кирәклеген, шулай ук дуңгызларда африка чумасын кисәтүгә һәм профилактик чаралар үткәрүгә бөтен көчне куярга кирәклеген ассызыклады. Авыл җирлекләре башлыкларына дуңгыз асраучы халык белән мәгълүмати-профилактик эш алып барырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга малларның сәламәтлеген саклап калырга һәм югалтуларны булдырмаска мөмкинлек бирә торган кагыйдәләрне үтәү турында җиткерергә тәкъдим ителде. Дуңгыз асраучылар, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, эшне мөмкин кадәр ябык режимда тәэмин итәргә тиеш.
 

Белешмә өчен: Дуңгызларда африка чумасы - вируслы авыру, ул аеруча кискен, хроник төстә була һәм күбесенчә үлемгә китерә. Яше һәм токымына карамастан, африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый. Физик һәм химик йогынтыга чиктән тыш нык булган вирус дуңгызларда африка чумасын таратучы булып тора, ул термик эшкәртү ясалмаган дуңгыз итеннән әзерләнгән азык-төлектә саклана. Сәламәт терлекләргә чир вирустан зарарланган азыктан, түшәлгән салам, тирес, үләксәдән һәм чалынган терлекләрнең продуктларыннан (ит, ит ризыклары, кан), шулай ук талпаннар аша күчәргә мөмкин.
 

Дуңгызларның африка чумасы белән авыруның төп билгеләре:
- дуңгызның тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелә;
- сулыш алуы авырая, тыны кысыла;
- хайван хәлсезләнә: аякка көч-хәл белән баса һәм бик тиз арый;
- кәефе төшә;
- терлекнең тиресендә кызгылт-шәмәхә төстәге таплар барлыкка килә, корсакларында, колакларында, ботларының эчке якларында кан саву күзәтелә;
- дуңгызның тәне урыны-урыны белән үлекли һәм җәрәхәтләнә;
- ризык эшкәртү системасының эшчәнлеге бозыла, һәм нәтиҗә буларак, хайванның эче китә яки, киресенчә, эче ката;
- аппетиты югала, эчәсе килү теләге көчәя;
- күзләре эренли;
- хайван аягында басып тора алмый, егыла;
- нерв өзлегүләре күзәтелә, паралич сугарга мөмкин.

 

Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә 6-62-78 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызларның авырып китүе яки кинәт үлә башлау очраклары турында ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев