Зәй офыклары

Думбрада да сынатмыйлар

3-4 мартта "Әлмәтнефть" идарәсенең "Юность" сәламәтләндерү лагеренда халык уен коралларында башкару осталыгы буенча "Сандугач сайрар илем" региональ фестивале узды. Анда Зәйнең музыка мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Думбрада башкару осталыгы буенча Анна Студенова белән Кристина Краснова дуэты - I дәрәҗә, Лиза Тимофеева һәм Юлия Стрелковалар III дәрәҗә лауреатлар,...

3-4 мартта "Әлмәтнефть" идарәсенең "Юность" сәламәтләндерү лагеренда халык уен коралларында башкару осталыгы буенча "Сандугач сайрар илем" региональ фестивале узды. Анда Зәйнең музыка мәктәбе укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Думбрада башкару осталыгы буенча Анна Студенова белән Кристина Краснова дуэты - I дәрәҗә, Лиза Тимофеева һәм Юлия Стрелковалар III дәрәҗә лауреатлар, думбрачылар һәм гармунчылар ансамбльләре дипломантлар булдылар.

Ә Чаллыда узган оркестр инструментлары буенча "Җиде нота" конкурсында Азалия Рыжова - I, Валерия Политова, Ульяна Девяткина, Ульяна Воронина, Марина Садилова III дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Булдырасыз, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: