Зәй офыклары

Дуслар колагына

Шигъри тәлгәшләр

Дуслар колагына

Бу дөнья болгавыр, катлаулы
Һәм туры юллары тар гына.
Аз гына кырыйга чыксаң да,
Канатлар кайгыга орына.
Канатны канатмый өйрәнсәк
Дусларның кадерен белергә.
Җан үзе урталай ярыла,
Сулышны әзермен бүлергә...

Балаларга
Бу җирнең иң матур бизәге -
Ак, кызыл, ал, зәңгәр чәчәкләр.
Болында йөгерүче сабыйлар,
Сез дә шул ал гөлләр кебекләр.
Кояшка ышанып караучы
Шаяннар йөгерекләр, матурлар.
Күкләргә өметле багучы
Тынычлык сөюче былбыллар.

Әти-әни булган җирдә

Әни булган җирдә рәхәт,
Әти булган җирдә бәхет;
Саф табигать кочагына
Ашкынып кайту - үзе бәхет.
Әнкәем каршы ала,
Әтекәем елмая.
Гомер башым башланган җир
Киткәндә үк көтеп кала.
Әти-әни булган җирдә,
Таңнарым ата тизрәк.
Үзем инде әни булдым,
Тик һаман да алар кирәк.
Икесенең яше бергә
Ике йөзгә җитеп килә.
Алардан башка яшәүне
Күз алдына китермим дә.
Мохтаҗ сезгә, әти, әни,
Мин үзем дә сабый кебек.
Шатланам, җырлый алам,
Сез бит миңа зур терәк!

Римма Солтанова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: