Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Эчәргә яраклы суның сыйфатын яхшырту “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектында каралган

Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектына кертелгән “Чиста су” төбәк проектында каралган.

Быел Татарстанда илкүләм проектны тормышка ашыруга 3,5 миллиард сум юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча чараларга акча салынган.

 

Әйтик, 2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 4 төбәк проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аерым алганда, бу - финанслауның гомуми күләме 956,89 милион сум булган “Торак” проекты. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” проектына - 1,95 миллиард сум, “Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү” - 403,33 миллион сум һәм “Чиста су” проектына  215,37 миллион сум каралган.

 

“Чиста су” региональ проекты кысаларында эчә торган су белән тәэмин итү объектларын, шул исәптән, Яшел Үзән районы Васильево  бистәсендә су әзерләү станциясен төзү һәм реконструкцияләү буенча чаралар тормышка ашырылачак. Объектта төзү-монтаж эшләре башланды инде: канализация челтәрләре сузылды, кое казылды, вакытлы камера куелды, бинага фундамент салынды. Су әзерләү станциясен файдалануга тапшыру Васильево бистәсендә яшәүчеләрне тотрыклы су белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

 

“Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү” төбәк проекты кысаларында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен 3784,69 квадрат метр мәйданлы 100 фатир алу планлаштырыла.

 

Шулай ук “Торак төбәк проекты кысаларында Казан шәһәре Совет районының Лето торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы һәм эчке тышкы челтәрләре төзеләчәк, Н.Ершов урамы буенча бассейнлы 1501 урынлы гомуми белем бирү мәктәбе файдалануга тапшырылачак, Казан шәһәренең Светлая долина торак комплексында өске агымдагы чистарту корылмалары реконструкцияләнәчәк, шулай ук Казан шәһәренең Весна, Салават күпере һәм Новые горки торак комплексларында 3 балалар бакчасы төзеләчәк.

Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру төбәк проекты кысаларында агымдагы елда Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының 39 муниципаль районында 57 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев