Зәй офыклары

Егетләр һәр минутның кадерен белә

“Агрокөч-Логистика” акционерлык җәмгыятеннән «Нью Холланд” комбайнын иярләүче Рафис Әһлиуллин белән Шамил Ханнанов Зәй якларына эшкә килүне көтеп алабыз, диләр.

Аларның  комбайнда җиденче номер астында урын алган әләм әллә каян күренеп тора. Рафис - Пусташит, Шамил Бигеш авылыннан. Шамил Чаллының политехник институтында укый, Рафис исә аны тәмамлап, “Агрокөч-Логистика” җәмгыятендә автомеханик булып эшли.  Рафисның комбайнда  басу-кырлар иңләвенә - өч,  ядрәмчесе Шамилнең исә икенче елын эшләве. Алар белән  без “Восток” агрофирмасының  “Үрнәк” җитештерү комплексының  Никүчтем (хәзер ул авыл юк инде) авылы басуында “Скипетр” сортлы  көзге бодайны турыга суктыру белән мәшгуль булганда очрашкан идек.  Алар белән аралашу тиз һәм җиңел булмады: алар һәр минутның кадерен белеп эшли.
-«Нью Холланд” - заманча куәтле комбайн, кабинада барлык уңайлыклар тудырылган, бар нәрсә исәптә, эшлисе генә килеп тора, - ди комбайнчылар,  беравыздан.
Иң мөһиме, әлеге комбайн бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуны тәэмин итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: