Зәй офыклары

Егетләрнең солтаны ул

Өздереп җырлаган, матур итеп итеп биегән, сыздырып гармунда уйнаган, “бала йоннары кабарырлык” итеп сөйләүче нәфис сүз осталарын, халык әйтмешли, “кулыннан чәчәк койган” алтын куллы кешеләрне беләм мин. Кайсыдыр өлкәдә талантлы булган кешеләр бик күп. Ә менә Айрат Солтанов боларның барысын да булдыра. Егет кеше җитмеш төрле һөнәр белергә тиеш, ди халык мәкале, аныкы, мөгаен, җитмеш кенә түгелдер.

Бик тынгысыз җан ул Айрат, беркайчан да эшсез тормас. Өендәге трактор арбасы, йокы бүлмәсендә  ятагы, аш бүлмәсендәге  өстәле, хәтта стенадагы яктырткыч-брасы да үз кулы белән зәвыклы итеп эшләнгән аның.  “Көннәрдән беркөнне Айрат кытай теле белә икән, дисәләр дә, гаҗәпләнмибез, ышанабыз”, – ди аның турында коллегалары.
Тумышы белән Зәй төбәгеннән булмаса да, гомеренең инде өчтән ике өлешен безнең Мәлемдә яши. Ямьле Сөн буйларында туып үскән бу егетне язмыш Актаныш районы Байсар авылыннан безнең якларга китереп ташлый, дөресрәге, 1984 елда институт тәмамлагач, Югары Мәлем авылына юллама белән  физика укытучысы итеп җибәрәләр. Шул көннән гөрләтеп эшли башлый ул, көндез мәктәптә дәресләр укыта, ә кичке якта балаларга җырлар, биюләр өйрәтә, авыл яшьләре белән концертлар куя, кичәләр үткәрә, спектакльләрдә уйный. Җәен мәктәп укучылары белән чишмәләр чистартырга йөри, Айрат абыйлары яңа чишмә дә таба, аңа торбалар куя,   “Мәктәп чишмәсе” дип исем дә бирәләр. Артык тыйнак Айрат абыйлары “Айрат чишмәсе” дигән тәкъдимгә каршы килә. Кыш җитсә, ул көрәк белән кар өеп, чиләк белән су ташып, балаларга тау-шугалак ясый. Кыш буе рәхәтләнеп шуа балалар, анысын инде һәркем “Айрат тавы” дип атый.
Айрат Мәкәсимович иҗади сәләтләрен күреп ачкан өчен укучыларыннан һәрдаим рәхмәт сүзләре ишетеп яши. Бүген дә мәдәният йортында аннан башка бер чара да узмый, “Рамай” ирләр ансамблендә җырлый, “Әллүки” фольклор ансамбленә йөри, ”Балкыш” халык театрында уйный.
Шушы язманы әзерләгәндә алган  бүләкләре, Мактау грамоталары турында сорап гаиләсенә мөрәҗәгать иттем, үзеннән сорап булмый, артык тыйнак кеше. 1985 елда бирелгән лауреат  медале белән 1990 елда алган Мактау грамотасыннан башка бер бүләге дә юк икән. Оят булып китте, гомер буе сәхнәдән төшмәгән талантны без бәяләмәгәнбез икән бит.  Айрат Мәкәсимович, моның өчен сездән гафу үтенеп, чын күңелдән без бөтен авылдашлар белән сезгә “Мәлемнең атказанган артисты” һәм дә “халык артисты“ дигән исемне бирәбез. Сез моңа мең кат лаек!
Миләүшә Хәйруллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: