Зәй офыклары

Эх, җиләкле җәйләре

Җәйге табигать җимеше – җиләкләр пешә. Алардан күптөрле нигъмәтләр әзерләү ысуллары бар. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җир җиләге кайнатмасы
Җир җиләге – 4 стакан
Шикәр комы – 4 стакан
Лимон кислотасы – 1 гр
Җир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк. Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз. Вакыт узганнан соң, савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз. Икенче көнне утта әзер булганчы тотабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.

Каен җиләге кайнатмасы
Каен җиләге – 500 гр
Шикәр комы – 700 гр
Су – 400 мл
Суны кайнатып чыгарабыз. Аңа каен җиләген салабыз. Кайнап чыккач, 5 минут тотабыз. Шикәр комын кушабыз. Уртача утта, кайный башлагач, тагын 5 минут көтәбез. Уттан алып, кайнатманы суытабыз. Коры банкаларга салкын килеш тутырабыз. Каен җиләге кайнатмасы суынганда әзерләнеп бетә. Җиләкләр дә бөтен килеш кала, хуш исләре дә саклана. Шуңа күрә кайнатманы банкаларга да суынгач кына тутыралар.
 
Джем
2 кг бакча җиләге, 200 мл алма согы яки 40 г желатин, 2 стакан шикәр.
 Җиләкне иләк аша сытып чыгарырга һәм ботка хәленә китерергә. Ботканы болгата-болгата желатин яки сок кушарга. 20 минутка салкын урынга куеп торырга. Аннары салмак утка куеп, кайнатып чыгарырга, кайнатканда даими болгатып торырга. Шикәр өстәп кайнатып чыгарырга, күбеген алырга. Джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга, 10 минут банкасында кайнатырга.

Җиләктән кесәл
Җиләкле кесәл ясау өчен җиләкне чистартып, иләк аша үткәреп, су белән шикәр кушып кайнаталар һәм салкын суда эретелгән крахмал кушып, тагын бер кат кайнатып алалар.

Җиләкле эремчек
Эремчек, каймак һәм шикәр комын бергә кушып болгаталар, шуннан соң блендердан чыгарылган җиләкләрне кушалар. Ризыкны теркадан үткәрелгән шоколад белән бизәргә мөмкин.

Җир җиләге кайнатмасыннан тиз әзерләнә торган пирог
Бер пирогка 300 гр кайнатма, 2 йомырка, 100 гр сөт, 100 гр шикәр комы 100 гр май, 250-300 гр он, 1 бал кашыгы сода, тоз кирәк.  
Савытка йомырка, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, сода, тозны бергә яхшылап болгатырга.  Камыр каймактан куерак булырга тиеш.  Барлыкка килгән кушылмага җир җиләге кайнатмасы салып, тагын болгатырга.  Табаны майларга, камырны шунда бушатырга, тигезләргә һәм 50-60 минутка газ мичендә пешерергә кирәк.  Пешеп чыккач, пирог өстенә шикәр оны сибәргә.  Мондый пирогны башка кайнатмалардан да пешереп була.
 Йомшак мармелад
1 кг җиләк, 0,5-0,7 кг шикәр комы, 3-4 гр лимон кислотасы (яки ярты лимоннан сыгылган сок) кирәк. Җиләкләрне иләктән чыгарырга, барлыккка килгән пюрены шикәр белән кушып, әзер булганчы кайнатырга. Кайнап бетәр алдыннан лимон кислотасы кушарга һәм кайнар килеш банкаларга салырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: