Зәй офыклары

Экология министрлыгында - үзебезнең Зәй егете

Безнең Зәй районы күренекле якташларга бик бай. Без туган ягыбыздан чыккан бөек шәхесләр белән чиксез горурланабыз. Кеше өйдән, ишегалдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, туган якның һавасы, сулары безгә зур юлларга чыгарга фатиха бирә. Якташларыбызның берсе - Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин белән танышып үтик әле.

  

-Дамир Фәргатович, Сез бит үзебезнең Зәй суларын эчеп үскән егет. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышлар башында укытучы, әти-әниләребез торганлыгын һәркем таный. Мәктәп елларыгыз, әти-әниегез турында сөйләгез әле...
-Чыннан да, гаилә, укытучылар һәм мәктәп шәхес булдыруда мөһим  роль уйный. Минем яшүсмер чорым   90нчы елларга туры килде, ә бу чор илебез өчен  җиңел булмаган еллар – торгынлык чоры буларак тарихка кереп калды. Бүгенге тормышыбызны ул еллар белән чагыштырырлык түгел.
Мәктәпкә мин бер елга иртәрәк киттем, бу 7 яшем көз көне тулганга күрә түгел, ә  мин йөри торган балалар бакчасы ремонтка ябылган иде. Бер ишегалдындагы дусларымны иртән мәктәпкә озатам, аннан  каршы алам. Аларга көнләшеп карый идем, минем дә алар кебек мәктәпкә барасым килде. Әти-әнием минем болай урамда йөрүем белән килешмичә,  мәктәпкә барып сөйләшеп кайттылар. Беренче укытучым - Венера Хәсәновна Тихонова. Укытучыларга мин һәрвакыт зур хөрмәт һәм ихтирам белән карыйм, чөнки алар иңнәренә нинди авыр һәм җаваплы хезмәт төшүен  аңлыйм. Чөнки әти-әнием дә -  педагог-лар. Әнием Фәния Нургалиевна күп еллар шәһәрнең 7нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Мәктәп елларымны җылы хатирәләр белән искә алам. Унынчы сыйныфка 7нче мәктәпкә укырга бардым. Ә тугызынчы сыйныфта укыганда мин район газеталары һәм телевидениедә  үземне чарлап карый башладым.  Зәйдә мин журналист һөнәренең беренче чирканчыгын алдым. Район газеталарына мәкаләләр яза идем, шуңа күрә  яшьләр журналистикасы фестивале – “Алтын каләм”гә эләктем һәм бу  Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керүгә этәргеч булды.  
-Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе буларак, эшегез нидән гыйбарәт? Ничек Экология министрлыгына эшкә килеп эләктегез?
-Башка бик күпләр кебек мин дә студент елларында ук эшли башладым. Башта республиканың энергия сак-лау журналында, аннан Руфь  экологик телестудиясендә. Шушы елларда алдагы һөнәри  эшчәнлегемне экология, әйләнә-тирә юньне саклау өлкәсе  белән бәйлисемне анык аңладым. Бервакыт экология темасына сюжетлар әзерләүче дустым белән Әлки районына саз ташбакасы эзләп киттек. Бу маҗаралы сәфәр өч тәүлеккә сузылса да, ни кызганыч, саз ташбакасын таба алмадык.  Шулчак миндә табигатькә караш, аның җан ияләре, үсемлекләре белән кызыксыну тагын да артты.  
2006 елда диплом яклау көне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында эшкә урнашу өчен әңгәмәгә чакыру көне белән бергә туры килде. Диплом өчен билгене әйткәнне көтеп тә тормыйча, әңгәмәгә йөгердем. Һәм шул көннән министрлыкның мәгълүмат хезмәтенә эшкә кабул ителдем. Аннан өч ел  “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында эшләп алдым. 2012 елда экология министры Артем  Сидоровның чакыруы буенча элекке эшемә кайттым. Биш ел экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы булып эшләдем, 2017 елдан мәгълүмати системалар һәм экологик белем бирү идарәсе җитәкчесе. Хезмәтем министрлык эшчәнлеген мәгълүмати яктырту, ИТ-юнәлеш, мәгълүмати системаларны үстерү, экологик агарту һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләрне үз эченә ала. Без балалар бакчалары, мәктәпләр, һөнәри һәм югары уку йортлары, төрле оешмаларда экология юнәлешендә зур эшләр башкарабыз.  Үземең дә һәрвакыт машинада чүп җыештырырга туры килсә дип, резина сапоги, перчатка, сумка йөри. Бу инде һөнәри гадәткә әйләнгәндер дип уйлыйм.
-Зәйгә еш кайтасызмы?
-Әтием Зәйдә яшәсә дә,  кызганычка каршы, еш кайтып булмый. Әмма туган ягыма кайтканда мин уңай хис-тойгылар кичерәм, рухи яктан ял итәм. Кеше үзенең үткәнен белмичә, үз-үзеннән канәгать, бәхетле була алмый бит. Зәй минем кече Ватаным, мин аның белән горурланып яшим. Якын арада вирус белән вазгыять  уңай якка үзгәрү белән, туган якларга кайтып килергә исәп.
-Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
-Буш вакытым  бик булмый, кагыйдә буларак, бу  якшәмбе көн инде. Тик мин зарланмыйм, актив тормыш рәвеше алып бару миңа бик тә ошый һәм бу шулай булырга тиештер дә дип уйлыйм. Буш вакытны  бигрәк тә ир-атларга күңел ачуларга багышлау  кирәкмәс эш, файдасыз гамәл дип исәплим.  Мин өйдә утырырга яратмыйм, табигатькә чыгарга тырышам, сәламәт яшәү рәвеше алып барам.  Спорт белән шөгыльләнәм, йөзәргә, шахмат уйнарга,  китаплар укырга яратам.
-“Зәй офыклары” газетасы сезнең өчен...
-Туган якның газетасы – туган йортымнан өзми саклаучы бер җеп. “Зәй офыклары” үзенең кызыклы мәкаләләре, җирле хәбәрләре белән районыбызны бергә туплаган зур көч булып тора. Кайда гына булсам да, газетабызның заман белән бергә атлавына сөенеп, интернет челтәрендәге хәбәрләр белән даими танышып барам. Зәебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары турында сөйләгәндә, әлбәттә, “Зәй офыклары” һәм “Яңа Зәй” газеталары, җирле телевидениегә  миңа кайчандыр зур тормышка аяк басуга тәҗрибә  мәйданчыгы булып торулары,  һәрвакыт ярдәмгә әзер булулары һәм профессиональ киңәшләре  өчен бик рәхмәтле.
 Хөрмәтле “Зәй офыклары” газетасы хезмәткәрләре, зәйлеләр-якташларым, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим сезгә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: