Зәй офыклары

«ЭкоЯз-2020» бәйгесендә Татарстанга беренче өчлеккә керү бурычы куела

Республиканың Экология министрлыгы Татарстан халкын «ЭкоЯз-2020» кысаларында оештырылачак чаралар планы буенча фикерләшергә чакыра, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

1 апрельдән Татарстанда «ЭкоЯз-2020» акциясе старт ала. Шул уңайдан хәзердән үк кешеләрдән территорияләрне чистарту, тәртипкә китерү буенча үзләренең фикер-тәкъдимнәрен белдерүләре сорала. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Экология министрлыгының мәгълүмати система һәм экология мәсьәләләрендә аңлату-агарту эшләре буенча идарә башлыгы Дамир Вәлиуллин белдерде.

«Татарстанда яшәүчеләрне фикер алышуларда катнашырга чакырабыз. Без махсус бер-ике атнаны сезнең фикерләрне ишетү өчен калдырдык, ә 1 апрельдән зур "яшел фронт" белән чистарту, җыештыру, укучылар, студентлар катнашында экологик дәресләр,чаралар үткәрергә керешәчәкбез" — диделәр матбугат конференциясендә.

«ЭкоЯз-2019» акциясен республикада 1 миллион 178 меңнән артык кеше күтәреп алды. Узган елгы акциягә иске батареяларны җыю, «Яшел карандаш» рәсем бәйгесен оештыру үзенчәлек өстәгән иде, нәтиҗәдә чараларда катнашучы мәктәп укучылары саны артты. Шулай ук тантаналы шартларда иң актив гаиләләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, предприятиеләр бүләкләнде. Төп приз — Кырымда ял итү юлламасы Чистайдан Долговлар гаиләсенә тапшырылды", - диде Вәлиуллин. 

«„Экология“ илкүләм проектында катнашу бик мөһим. Анда без һәрберебез үз өлешебезне кертергә тиешле. Россиядә 2019 елдан тормышка ашырылучы бу «Экология» илкүләм проекты, Россия Президенты Владимир Путинның «май указы» нигезендә гамәлгә керде. Аның төп бурычы каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү комплекслы системасын формалаштыру, чүплекләрне бетерү, сулыкларны савыктыру, Иделгә пычрак сулар агызуны туктату, - дип ассызыклады идарә башлыгы. 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: