Зәй офыклары

#ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив һәм иҗади катнашучыга – iPad Air

Санитар-экологик икеайлык кысаларында республика муниципаль районнарында #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив катнашучылар арасында конкурс уздырыла. Конкурста республикада яшәүче барлык кешеләр, белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр катнаша ала. Ул түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: "ЭкоМәктәп", "Эко-ВУЗ/СУЗ", "Экогаилә", "ЭкоПредприятие". Конкурста катнашу өчен әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү, флэшмоблар, кече архитектура формалары булдыру, агачлар...

Санитар-экологик икеайлык кысаларында республика муниципаль районнарында #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив катнашучылар арасында конкурс уздырыла. Конкурста республикада яшәүче барлык кешеләр, белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр катнаша ала. Ул түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: "ЭкоМәктәп", "Эко-ВУЗ/СУЗ", "Экогаилә", "ЭкоПредприятие".

Конкурста катнашу өчен әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү, флэшмоблар, кече архитектура формалары булдыру, агачлар утыру, кош оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, шигырь һәм җырлар язу, экологик акцияләр һәм башка мероприятиеләр үткәрү турында хисап бирергә кирәк. Әлеге эшләр чараны үткәрүнең актуальлеге, катнашучылар саны, активлылык, инициатива, җәмәгатьчелекне тарту, чараны мәгълүмат чараларында яктырту буенча бәяләнә.

Конкурска материаллар электрон рәвештә 15 майга кадәр кабул ителә. Гариза белән бергә раслаучы материалларны (чара оештыру турында ирекле формада хисап, фотографияләр, массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материалларга сылтама) да җибәрергә кирәк. Конкурска нәтиҗә 20 майда ясала.

Моннан тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өмәләрдә һәм табигать саклау акцияләрендә иң актив катнашу­чылар өчен конкурс үткәрә. Конкурста катнашу өчен Экология министрлыгының Insta­gramдагы рәсми аккаунтына язылырга һәм өмәдә төшергән үз фотоңны я видеоролигыңны #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән салырга кирәк.

Ишегалдын, паркны, скверны, районны, шәһәрне, республиканы генераль җыештыруда катнаш та - шул хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең я дусларыңның фотосын сал. Акциядә иң актив һәм иҗади катнашучылар җиңүче булачак. Төп приз - iPad Air. Ул Казанда 23 апрельдә узачак шәһәр өмәсенең үзәк мәйданында тапшырыла.

Конкурсның шартлары гади:

1. Оештыручының аккаунтына язылырга я инде язылган булырга.

2. Хәбәрне үз битеңә күчереп салырга.

3. Конкурс фотографиясен үзеңдә #ЭКОЯЗ2016 хэштегы белән урнаштырырга.

4. Фото астында оештыручының @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT аккаунтын искә алырга.

5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: