Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Экскурсиягә барган җирдән балалар Байконурда хезмәт иткән якташыбыз белән аралашканнар

Космонавтика көне уңаеннан “Кызыл калфак” бакчасы балалары Чернушка һәйкәле янына тематик экскурсиягә барган.

12 апрель - Космонавтика көне. Быел кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тула. Бу датага багышлап, “Кызыл калфак” бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр  "Алар беренче булдылар" дигән флешмоб (акция) үткәрделәр.

Педагоглар балалар белән космосны үзләштерүнең иң беренче этаплары турында әңгәмә кордылар. Анда галәмгә очкан этләрне, беренче космонавт  Юрий Гагаринны искә төшерделәр. Зәй җирендә һәйкәл куелган Чернушка турында да сөйләштеләр.

 Һәйкәл янында Альберт Шәйдуллин белән балалар өчен көтелмәгән очрашу булды. Ул Байконур космодромында хезмәт иткән булып чыкты, ракеталар җибәрүне күргән, космонавтлар белән аралашкан.  

 - Альберт Шәйдуллин балаларга үзенең хәрби билетын күрсәтте, анда космонавтларның автографлары бар. Балалар Байконурда хезмәт итү турында тын да алмыйча тыңладылар, - дип сөйләде өлкән тәрбияче Елена Галактионова.

 Чара ахырында узып баручы кешеләргә  мәгълүмат белән листовкалар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев