Зәй офыклары

«Ел җитәкчеләре» бүләкләнде

Татарстанда унбишенче тапкыр уңышлы җитәкчеләрне ачыкладылар. Быел «Ел җитәкчесе-2015» республика иҗтимагый бәйгесендә төрле тармакларда эшләүче барлыгы егерме алты җаваплы зат бүләкләнде. 2015 елның «җитештерү командирлары» Казанның «Корстон» комплексында үткәрелгән, музыкаль чыгышлар белән үрелеп барган тантанада «Ел җитәкчеләре»н Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт киңәшчесе,...

Татарстанда унбишенче тапкыр уңышлы җитәкчеләрне ачыкладылар. Быел «Ел җитәкчесе-2015» республика иҗтимагый бәйгесендә төрле тармакларда эшләүче барлыгы егерме алты җаваплы зат бүләкләнде.

2015 елның «җитештерү командирлары»

Казанның «Корстон» комплексында үткәрелгән, музыкаль чыгышлар белән үрелеп барган тантанада «Ел җитәкчеләре»н Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнүче «Яңарыш» фонды башлыгы Минтимер Шәймиев тә республиканың социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен керткән җитәкчеләрне билгеләп үтте.

«Ел җитәкчесе» бәйгесе 2002 елда гамәлгә куелган иде, бүгенге көндә бәйге комиссиясендә Татарстан Премьер-министры рәислек итә. Номинацияләр биредә ел саен үзгәреп тора, быел комиссия карамагына тәкъдим ителгән предприятиеләрнең эшчәнлек күрсәткечләренә карап, аларның җитәкчеләре «Югары көндәшлеккә ия булган өчен», «Инвестицион активлык өчен», «Инновацион эшчәнлектә казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар мөмкинлекләрен актив үстергән өчен», «Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проект эшләрен кулланышка керткән өчен», «Кече (урта) эшкуарлык предприятиесе белән уңышлы идарә өчен», «Имин һәм сәламәт хезмәт шартлары булдырган өчен» һәм «Яңа җитештерү оештырган өчен» бәяләнде.

- Бәйгегә меңнән артык гариза кабул ителгән, лаеклылар чыннан да шактый, әмма бәйге шартлары буенча, егерме алты кеше генә бүләкләнә. Шуңа да карамастан, ел дәвамында республикада үз тармагында тырышып, Татарстанның һәм халкыбызның иминлеген тәэмин итү өчен уртак эшчәнлек алып барган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. 2015 елда бик күп эшләр башкардык, яңа ачылган балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, юллар, спорт объектлары - барысын да санап бетерерлек түгел. Бигрәк тә безнең икътисадны ныгытып, сәнәгать тармагы, шул ук вертолет заводы, Түбән Кама нефть химиясе, ТАИФ, Татнефть, КамАЗ кебек компанияләр, махсус икътисади зонадагы предприятиеләр һәркайсы үз җитештерүләрен яңартып-үстереп, бернинди кризиска бирешмичә тулы көченә эшләвен дәвам итте. Безнең өчен иң мөһиме - республикада эш урыннары югалмады, кешеләр хезмәт хакы ала, казнага да салымнар керә. Әлбәттә, без республика икътисадына яңадан-яңа инвестицияләр җәлеп итү җаен эзлибез, әмма бүген без элегрәк, тагын да авыррак елларда Татарстанда предприятиеләрне саклап кала алганыбыз өчен куанабыз, чөнки хәзер аларның уңышы белән аякта нык басып торабыз, - дип Рөстәм Миңнеханов предприятиеләргә һәм аларның идарәчеләренә киләсе елда да уңышлар теләде. «Җитештерү командирлары» өчен тост күтәреп, Президент аларның коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Президенты кулыннан бу кичтә «Ел җитәкчесе-2015» дипломын һәм бәйгенең логотибына охшатып ясалган, машина руле рәвешендәге алтын түш билгесен «Татнефть», «ТАИФ-НК», «КамАЗ», Казан мотор төзелеше берләшмәсе, Казан ипи-күмәч комбинаты, Горький исемендәге завод һәм башка предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм вазифаи затлары алды.

Татарстан предприятиеләре - иң актив хәйриячеләр

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың социаль тормышында төп рольне уйнаган эре предприятие һәм оешмаларга Парклар һәм скверлар елын куанычлы нәтиҗәләр белән төгәлләргә ярдәм итүләре өчен дә рәхмәтләр әйтте.

- Бер ел эчендә безнең республикада 140 яңа парк барлыкка килде. Зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә паркларга һәм скверларга яңа сулыш өрелде. Бу эшкә, еш кына үз коллективлары ял итә торган бакчаларны төзекләндерүгә предприятиеләр дә көч куйды. Гади кешеләрне сөендереп, башкарган эшләр өчен рәхмәт сүзләре ишетү - иң зур бүләк, - диде Илдар Халиков. Парклар һәм скверлар елында актив катнашкан предприятие җитәкчеләренә Хөкүмәт рәисе «Парк химаячесе» бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев олы коллективлар белән уңышлы идарә итү сәләтен республика халкының яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлткән җитәкчеләребез рухи кыйммәтләрне үстерүгә дә хезмәт итүен ассызыклады.

- Илебезгә, республикага төрле авыр чорларны кичерергә туры килде. Ләкин бездә эшли торган кешеләргә кризислар беркайчан да киртә булмады. Матди нигезне кайгыртып, без рухи яңарыш турында да онытмадык. Без бердәм булып башкарган эшләребезнең бүген бәһасе юк. Казан Кремле, Болгар шәһәрчеге белән берлектә киләчәктә Зөя утрау-шәһәрчеге дә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керер дип өметләнәбез. Болгар һәм Зөя җирендә алып барылган төзекләндерү эшләре - барысы да халкыбызның, киң күңелле химаячеләребезнең казанышы. Һәм без туктап калмыйбыз: Татарстан Президенты Указы белән киләсе елдан башкалада христиан дөньясы өчен тарихи урын - узган гасырның 30нчы елларында җимерелгән Казан Изге Анасы иконасы чиркәвен торгызуга һәм Болгар шәһәрчегендә Ислам академиясен төзүгә керешәчәкбез. 2020 елга - ТАССР оешуының 100 еллык юбилеена әлеге биналарны кулланышка тапшырып сөенербез, бу һәм башка әһәмиятле эшләр безнең көчебездән килә дип ышанам, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе «Яңарыш» фондының химаячеләре исемнәре язылып барган китапның чираттагы VI томы һәм Рәхмәт хатлары белән 2015 елның иң актив химаячеләрен бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: