Яңалыклар

"Ел хәйриячесе" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында “Зәй-информ” да бар

Бүген – 16 мартта Казанда «Ел хәйриячесе-2017» республика бәйгесенә йомгак ясадылар.

Хәйриячелекне үстерү, җәмгыятькә тарату максатыннан һәм шулай ук иҗтимагый проблемаларны хәл итү, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга, инвалидларга, өлкәннәргә булышлык күрсәтүгә юнәлгән әлеге бәйгеунберенче тапкыр уздырылды. Бүләкләү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бәйгедә “Зәй-информ” мәгълүмат агентлыгы  «Ел хәйриячесе» дип танылды. Тантанада “Зәй-информ” җитәкчесе Венера Исрафилова катнашып, аңа Диплом тапшырылды. Чарага Зәйдән гаиләләренә караучысыз калган балалар  алып тәрбияләүче   Кукушкиннар гаиләсе дә барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> "Ел хәйриячесе" республика бәйгесе җиңүчеләре арасында “Зәй-информ” да бар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар