Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе” конкурсларында зәйлеләр лаеклы чыгыш ясады

Бөтенроссия һөнәри конкурсларының региональ этабында Зәй данын Лариса Иванова һәм Гөлнара Гыйльманова яклады.

Бүген - 9 апрельдә Казанда "Ел укытучысы-2021", "Ел тәрбиячесе-2021" Бөтенроссия һөнәри конкурсларының региональ этабына нәтиҗәләр ясалды.

"Тылсымлы әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Гыйльманова  "Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә конкурс лауреаты булды, ул биш финалист арасында дүртенче урынны алды.

6нчы урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Иванова, конкурсның региональ этабы нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы" номинациясендә иң яхшы унбиш укытучының берсе булды һәм "Мавыгу һәм мавыктыру сәләтенә ия" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев