Зәй офыклары

Ел йомгаклары буенча билбау көрәшеннән Зәй - өченче урында

«Ак барс» көрәш сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәшеннән Татарстан Республикасы иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарны) бүләкләү тантанасы узды.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы иң яхшысы дип табылды. Икенче урында — Яр Чаллы, өченче урында – Зәй, диелә татар-информ сайтында. Шулай ук 2019 елда Россия һәм халыкара ярышларда катнашканнары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары рейтингы билгеләнде, анда Алексеевск көрәшчеләре мактаулы урыннар алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: