Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Элек хөкемгә тартылучылар урлаша

Алар канализация коесы капкачы, көнкүреш техникасы, аккумулятор урлауда гаепләнә.

5 апрельдә Зәй эчке эшләр бүлегенә районның бер авылында урамнан канализация коесы капкачын урлаулары турында хәбәр керә.   Эзләү, тикшерү эшләре барышынд,а капкач урлауда гаепләнеп, 32 яшьлек район кешесе тоткарлана. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган.

Район авылларының берсендә бер йорттан көнкүреш техникасы: газ плитәсе, электр конфоркасы, суыткыч, кер юу машинасы урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан бу җинаятьне кылуда гаепләнеп, шул авылда яшәүче, элек тә хөкемгә тартылган 37 яшьлек ир-ат кулга алынган.

Узган елның декабрендә   билгесез кеше шәһәрдә автозапчастьлар кибетеннән аккумулятор урлый. Кибеткә 3372 сумлык матди зыян килә. Узган атнада аккумулятор урлаган элек тә хөкемгә тартылган 47 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев