Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Елена Иванова: Зәйдә су басуларга әзерлек чаралары план нигезендә алып барыла

Районыбызда су басуларны булдырмау максатында, һәр елдагыча, әзерлек эшләре алып барыла. Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар - Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Аларда 105 хуҗалык, 140 кеше исәпләнә.

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, кар эри, боз кузгала. Яз кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: “Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?” – дип борчылучылар бар.

Быел хафаланырга  урын бар шул: кар күп, ул көннәр кинәт нык җылытып, эри башласа, үзән урыннарда су басу очраклары булырга мөмкин. Районыбызда су басуларны булдырмау максатында, һәр елдагыча, әзерлек эшләре алып барыла. Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар - Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Аларда 105 хуҗалык, 140 кеше исәпләнә.

-Районда су басуларга әзерлек чаралары план нигезендә алып барыла. 15 мартка булган мәгълүматларга караганда, Аксар җирлегенең Буре-Сарай авылында  чишмә тирәсендә  боз кисү эше башкарылды. "Благострой", “Ремстройсервис” ҖЧШләре 297 урында  суүткәргеч торбаларны кар һәм боздан чистартырга тиеш. 15 марттан муниципаль районда елгаларның һәм буаларның торышына мониторинг үткәрелә, тәүлек буе вакытлыча күзәтү постлары (2 пост эше оештырылды) эшли, - диде район башкарма комитетының “Гражданнар оборонасы идарәсе” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Елена Иванова.

Болардан тыш,  ГРЭСның  кизү тору-диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. Зәй сусаклагычында су торышы даими  контрольдә тотыла.

Иске Тәкмәк авылында шулай ук күзәтү посты булдырылган. Күзәтү

тәүлегенә 2 тапкыр (8.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә) башкарыла.

Район территориясендә 10 гидротехник корылма (ГТС) урнашкан,

шуларның берсе ремонт таләп итә.

-25 февральдә  муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең  утырышы узды. Анда язгы ташу куркынычы янаган чорга әзерлек буенча бурычлар тәгаенләнде. Кирәк булган очракта халыкны эвакуацияләү өчен районда 200 урынга исәпләнгән 2 вакытлыча урнаштыру пункты бар. Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен эшче төркем булдырылды. Кирәк булган очракта эвакуация чараларына 139 кеше һәм 51 берәмлек техника тартылачак. Су басулар белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Әлегә проблемалы мәсьәләләр юк, - ди Елена Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев