Зәй офыклары

“Елмаю”га - 40 ел

Узган атна чараларга бай узды. «Энергетик» Мәдәният сараенда «Елмаю» хореографик ансамбленең оешуына дүрт дистә ел уңаеннан зур концерт оештырылды. Республикада үрнәк һәм дәрәҗәле ансамбльне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкли.

Тамаша барышында коллективны  юбилейлары белән район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков һәм мәдәният  идарәсе башлыгы  Светлана Ревина котлады. Ансамбльне котларга республиканың төрле шәһәрләреннән коллективлар һәм ансамбльнең төрле еллары чыгарылыш укучылары килде. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Ә чыгышлар мавыктыргыч матур иде. Шунысы игътибарга лаек, Лидия Нестягина кулы астында шөгыльләнгән шактый укучылары  хореографлар, аларның үз  коллективлары бар инде. Тамашада алар чыгышы һәм Лидия Ивановнаның татар халык биюе  чарага аерым үзенчәлек өстәде.
“Елмаю”га шулай алга таба да тамашачыларга елмаю бүләк итеп, иҗат мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: