Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Enaecash “Туган тел”не хип-хоп стилендә башкарды

Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга ниятли.

Җырчы Булат Алеев  Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясый. Ул “Туган тел” җырын хип-хоп стилендә башкарган видео чыкты. Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында күрергә була.

«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында.

Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага “Туган тел” сүзләрен куеп карыйлар. Гомумән, җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып тәкъдим итү, ди.

Алга таба Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга ниятли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев