Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министр Татарстанның цифрлаштыру буенча тәҗрибәсе белән танышты

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясендә катнашучылар Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунковка икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы карарлар эшләү һәм гамәлгә кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен күрсәттеләр.

Очрашу башланыр алдыннан Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Алексей Чекунковны «Иннополис» МИЗ белән таныштырды.

Кунакка берничә доклад тәкъдим ителде. Аерым алганда, ассоциация советы рәисе - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов 21-24 сентябрьдә катнаш форматта узачак Kazan Digital Week халыкара форумы турында сөйләде. «Барс Груп» компаниясе генераль директоры Тимур Әхмәров Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Арктик зонаның социаль-икътисадый үсеше мониторингының бердәм статистик һәм мәгълүмати-аналитик системасы турында сөйләде. Innostage ГК вәкиле Федор Селезнев республикада ситуацион үзәк платформасында тормышка ашырыла торган карарларның ничек кулланылуы турында доклад белән чыгыш ясады.

Кунакка шулай ук «Кайгырту» социаль ярдәм чараларын алу суперсервисы, «Белем бирү картасы» сервисы һ. б. тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев