Зәй офыклары

Эш барышы – контрольдә

Урып-җыю эшләре, мәктәпләр, балалар бакчаларында ремонт барышы - район башлыгы контролендә торучы төп мәсьәләләр. Шуңа күрә Татьяна Воропаева бу мөһим эшләрнең торышы белән даими кызыксынып тора. 24 июльдә ул "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары хуҗалыклары басуларында булып, урак барышы белән танышты, агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләр, механизаторлар белән очрашты, проблемаларны сорашты. Икенче көнне...

Урып-җыю эшләре, мәктәпләр, балалар бакчаларында ремонт барышы - район башлыгы контролендә торучы төп мәсьәләләр. Шуңа күрә Татьяна Воропаева бу мөһим эшләрнең торышы белән даими кызыксынып тора.

24 июльдә ул "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары хуҗалыклары басуларында булып, урак барышы белән танышты, агрофирмалар җитәкчеләре, белгечләр, механизаторлар белән очрашты, проблемаларны сорашты. Икенче көнне ул "Нива" ҖЧШендә терлек азыгы әзерләү барышын карады.

25 июльдә район башлыгы "Кояшкай" балалар бакчасында капиталь ремонт барышы белән танышты. Биредә ремонт эшләре муниципаль программа кысаларында "Татнефть" АҖ һәм "СМП-Нефтегаз" АҖ ярдәме белән алып барыла. Әмма төзекләндерү эшләре графиктан калыша. Бакчаның 1 сентябрьгә балаларны кабул итә алмау куркынычы бар. Шуңа күрә Татьяна Воропаева бу объектта "СПМ-Нефтегаз" АҖ вәкиле Александр Тарасов белән очрашып, эшне тизләтү (яңа эшче көчләр тарту, сменалы эш оештыру һ.б.) мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Бакчаны төзекләндерүне 20 августтан да соңга калмыйча төгәлләү бурычы куелды. Район башлыгы "Кояшкай"ны төзекләндерүне аерым контрольгә алып, биредә ике-өч көн саен киңәшмә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: