Зәй офыклары

Эш сөйгәнне ил сөя

Кичә "Энергетик" Мәдәният сараенда зурлап авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һ.б. катнашты. Агросәнәгать комплексы - ил, республика, районның икътисади...

Кичә "Энергетик" Мәдәният сараенда зурлап авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һ.б. катнашты.

Агросәнәгать комплексы - ил, республика, районның икътисади нигезе, әлеге тармакта намуслы, тырыш хезмәт куючылар хөрмәткә һәм игътибарга лаек. Узган ел район башлыгы Разиф Кәримов кыр эшләреннән соң агротармакта хезмәт кую-чыларга үзенчәлекле бүләк - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән очрашу-концерт оештырган иде. Агымдагы елда исә ул аны масштаблы "Уңыш" бәйрәме итеп оештырды. Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы һәм аны эшкәртү сәнәгате тармагының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде, хезмәт алдынгылары эшенә зур бәя бирелеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде, иң җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерелде.

"Энергетик" Мәдәният сарае ул көнне кырмыска оясын хәтерләтте. Кунакларны мәдәният сарае алдында милли киемнәрдән каршы алган үзешчәннәр бию түгәрәкләренә дәште. Бәйрәмчә бизәлгән фойеда тынлы оркестр уйный, түрдә - галиҗәнап ипи нигъмәтләреннән оештырылган биниһая зур күргәзмә. Бинаның икенче катында исә кунакларны элекке рус, татар, керәшен, чуваш тирмәләрендә хореографик коллективлар каршылады. Җирле җитештерүчеләр - шикәр, ипи заводлары, Зәй һәм Гүлкин ит комбинатлары эшләнмәләре, "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте стендлары, аларда үстерелгән уңыш, эшмәкәр Илшат Хәбибуллин, Ольга Шәйгәрдановалар үстергән иген, яшелчә күргәзмәләре кунаклар игътибарын җәлеп итәрлек иде. Кыскасы, басу-кырларда үскән, җитештерелгән, эшкәртелгән уңыштан бай авыл хуҗалыгы күргәзмәсе гөрләде.

Һәр тарафта бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге. Залда исә алма төшәр урын юк: рәт-рәт булып мәртәбәле кунаклар, авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтү буенча "АгроКөч-Төркем" вәкилләре, партнерлар, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, комбайнчылар, терлек азыгы әзерләүчеләр, чөгендер алучылар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, машина йөртүчеләр, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, фермерлар, белгечләр, яшь белгечләр, хезмәт династияләре утыра. Бәйрәмдә ветераннарның урыны түрдән булды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Ра-зиф Кәримов сәламләде.

-Агымдагы ел язгы кыр эшләренә зур күләмле хезмәт, оештыру-технология ресурсы салынды. Без чәчүгә беренче чыгып, урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамладык. Югары технологияле техникаларны ремонтлау һәм яңаларын алуга булышлык иткән инвесторыбыз Илшат Фәрдиев, Шамил Минһаҗевка рәхмәтлебез, - дип башлады чыгышын Разиф Галиевич.

Район басу-кырларында үскән татлы тамыр уңышына аеруча куанычын белдерде район башлыгы, бу җәһәттән киләсе елда алып барылачак эшләр, уй-ниятләргә киңрәк тукталды. "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча хуҗалыкларда алып барылган эшләрне ассызыклап узды. Авыл хуҗалыгындагы гамәлдәге программалар өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтовка рәхмәт сүзләре ирештерде, алга таба терлекчелек комплекслары һәм гаилә фермаларына керү юлларын тәртипкә китерү буенча программаларны тормышка ашыруга планы барлыгын җиткерде. Сөтчелек фронты уңышы сез - сыер савучылар, слесарь-көйләүчеләр, терлек караучылар, лаборантлар, зообелгечләр уртак тырышлыгыннан тора, диде Разиф Кәримов. Аның игътибарыннан тармакның бер хезмәте дә читтә калмады. "Заман" сәнәгать мәйданчыгына исә ул киңрәк тукталып, район товар җитештерүчеләренә, районда милли көрәш үсешенә булышлык иткән өчен Марат Әхмәтовка хөрмәтен белдерде. 2016 елда Зәйдә милли көрәш буенча дәрәҗәле ярыш - каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узачак.

- Агросәнәгать комплексы үсешендә механизаторлар, терлекчеләр, белгечләр, җитәкчеләр, фермер хуҗалыклары, сервис һәм эшкәртү предприятиеләре, район һәм республика җитәкчелеге хезмәте ята. Аның барлык звенолары уртак эше алга таба да уңай динамика бирәчәк, - диде Разиф Галиевич.

Ул форсаттан файдаланып, партнерларга рәхмәтен җиткерде, алга таба да уртак эшчәнлеккә чакырды.

Марат Әхмәтовның зәйлеләргә әйтер сүзе күп булды.

- Миңа бүген Зәйдә җылы, искиткеч хезмәт бәйрәме шаһиты булырга туры килде. Зәйне игътибар белән күзәтеп киләм, район тотрыклы, динамик үсештә дип исәплибез. Авылны яшәү фәлсәфәсе итүегезгә зур рәхмәт. Зәйнең игенчелектәге өлгесен күрше Сарман, Әлмәт, Чистай, Түбән Кама районнарында күрәсе килә. Район башлыгы эш стиле ошый, тынгысыз ул. Элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевне матур итеп искә алам, аның эшен Татьяна Воропаева дәвам итте. Бу бәйрәм, хөррият алга таба ныклы ышаныч, хезмәт дәрте тудырсын, - диде ул.

Илшат Фәрдиев Марат Әхмәтовның игътибарлы булуын, тырыш хезмәтне күрә белүен бәян итеп: «Сезнең Зәйгә килүегез көч, дәрт өсти, алга таба да бер команда булып эшләячәкбез», - диде.

Аның чыгышыннан соң сәхнәгә партнерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, язгы чәчү һәм урып-җыю, терлек азыгы әзерләү алдынгылары, машина йөртүчеләр, сыер савучылар, терлек караучылар, хезмәт династияләре, эшкәртү сәнәгате алдынгылары күтәрелде. Мондый хөрмәт, зурлау безнең алдагы эшебезгә стимул, канат кую булды, хөрмәтне хезмәтебез белән акларбыз, диде котлау алган авыл хезмәтчәннәре. Бу аларга хезмәт бәйрәме генә түгел, ә җан бәйрәме дә. Канатланырлык та: "Восток " агрофирмасы директоры Васил Мифтахов, "Зәй шикәре" агрофирмасы сыер савучысы Фәнүзә Белышева - Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты, "Зәй шикәре" агрофирмасы механигы Рәшит Гатауллин, тракторчы-машинист Николай Семенов, "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Сирин Зарипов - Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы, "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсе механигы Разим Закиров ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, бер төркем алдынгы механизатор, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, аларның урынбасарлары район башлыгы Мактау грамоталарына лаек булды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле "Восток" агрофирмасына партнер "Форс-Агро" ҖЧШ генераль директоры Михаил Хворостяной тарафыннан машина ачкычы тапшыру булды. Әлеге агрофирма быел иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалык буларак танылды.Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы аның...

Эш сөйгәнне ил сөя, дип юкка әйтмәгән халык. Районыбыз ил табынына ризык әзерләүчеләрне әнә шулай зур сәхнәләрдән зурлап котлады, мулдан бүләкләде, хөрмәтләде.

Фоторепортажны биредән карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: