Яңалыклар

Эшче һөнәрләренә ихтыяҗ бар

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы тикшерүләре нәтиҗәсе буенча Зәй муниципаль районында эшче көчләр 30,2 мең кеше исәпләнә, шуның 28,8 меңе икътисадта мәшгуль, ә 1,4 мең кеше – эшсез.

2018 елның 1 мартына мәшгульлек үзәгендә 192 кеше эшсез сыйфатында теркәлгән (2018 елның 1 гыйварына аларның саны - 250). Агымдагы ел башы белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсе 0,25 процентка кимеде һәм  0,64 процент тәшкил итте. Республикада эшсезлек шундый ук дәрәҗәдә.

“Оешма ябылу сәбәпле эшләүчеләрне эштән җибәрү яисә эшләүчеләр штатларын, я эшчеләр санын кыскарту буенча мониторинг үткәрү турында” Россия Хезмәт министрлыгы приказы (№1207, 30 декабрь, 2014 ел) нигезендә Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эштән чыгарылган эшчеләр турында мониторинг алып барыла.

Мәшгульлек үзәгенә эш бирүчеләр тапшырган мәгълүматлар буенча,  мониторинг кысаларында, якындагы өч айда 55 кешенең эшсез калуы көтелә. 1 мартка булган  мәгълүматлар нигезендә тулы булмаган эш режимында  юк. Эш бирүче гаебе белән эштән туктап торучылар -13.

Агымдагы елның февралендә мәшгульлек  үзәгенә төрле сораулар белән 272 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән эш эзләүче буларак 58 кеше исәпкә басты, 59 кеше эшкә урнаштырылды.

2018 ел башы белән чагыштырганда, эшсезләр санында пенсионерлар күләме артты – 17,7 процент (2018 елның 1 гыйнварына 17,2 процент иде). Шул ук вакытта инвалидлар саны кимеде -12 процент (2018 елның 1 гыйнварына – 12,8).  16-29 яшьтәгеләр – 10,4 процент, үз теләге белән эштән китүчеләр  – 47,3 процент. Эшсезләр арасында хатын-кызлар саны артуга бара, ул – 60,9 процент. Февраль аенда эш бирүчеләр тарафыннан  148 эш урынына кеше кирәк булуын хәбәр итте. Вакансияләрнең күпчелеге ( 72,9 процент) – эшче белгечлекләре. Бүгенге көндә оешма, предприятиеләргә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, электр җиһазларын ремонтлаучы һәм аларга хезмәт күрсәтүче, сатучы, производство биналарын җыештыручы, машина йөртүче, әйбер төяүче, пешекче, авария-торгызу эшләре буенча слесарь, кухня эшчесе кирәк.

1 мартка хезмәт базарында киеренкелек коэффиценты бер вакансиягә (барлыгы 242 вакансия) 0,79 кеше тәшкил итә.

 

Мәшгульлек үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшче һөнәрләренә ихтыяҗ бар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар