Зәй офыклары

Эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылган

Зәй шәһәр прокуратурасы бер транспорт оешмасында пассажирлар йөртү мәсьәләсе буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле законнарның үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында әлеге оешмада пассажирлар йөртү  эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Хөкүмәте  карары (27 февраль, 2009 ел) нигезендә  автобусларда пассажирлар һәм башка затларны ташу эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәдә каралган  таләпләрнең тупас бозылуы  ачыкланган,  аерым алганда, машина йөртүчеләр рейс алды медицина тикшерүен узмаган, пассажирларны йөртүгә алар техник торышы алдан тикшермәгән транспорт чаралары куллану рөхсәт ителгән, транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт ителгән машина йөртүчеләр лицензия бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор тарафыннан әлеге  юридик затка карата административ хокук бозу турында эш кузгату буенча  карар чыгарылган, административ материаллар шәһәр судына тапшырылган. Суд карары белән әлеге оешма административ җаваплылыкка тартылган - аның эшчәнлеге 30 тәүлеккә  туктатылган.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: