Яңалыклар

“Эшкә сөенеп киләбез, шатланып кайтабыз”

Бүген – Халыкара теш табиблары көне. Бездә әлеге хезмәтне намус белән башкаручы, осталыклары, эшкә бирелгәнлекләре белән зәйлеләрнең хөрмәтен казанган стоматологлар шактый. Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә хезмәт куючыларның барысы да диярлек абруй казанган табибә Рәхимә Гомәрова “мәктәбен” узып, тәҗрибә туплаган квалификацияле белгечләр, дисәк тә, ялгыш булмас.

Гөлнара Зөлкарнәй кызы Габдрахманова – шундый белгечләрнең берсе.  Ул-  үзебезнең Зәй кызы, шәһәрдә туып-үсеп, 2нче мәктәптә белем ала. Сәламәтлек саклау тармагына эшкә  25 ел элек Казан медицина колледжын тәмамлаганнан соң килә. Яшь белгеч хезмәт биографиясен районыбызның Сарсаз- Баграж авылында теш табибы буларак башлый, берничә ел автоагрегат заводы шефлык иткән чорда хезмәтен 6нчы мәктәптә дәвам итә.
-Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Әлбәттә, әниемнең йогынтысы да булгандыр, чөнки ул  кырык еллап шушы тармакта - район үзәк дәваханәсенең хисап бүлегендә эшләде, -ди табибә.
Һәм менә инде дистә елдан артык Гөлнара Зөлкарнәевна стоматологиянең балалар бүлегендә эшли.
-Заманча үзгәртеп корылган балалар бүлегендә  авырулар һәм медицина персоналы өчен барлык шартлар бар. Бүлмәләр җылы, якты, иркен. Өр-яңа җиһазлар. Эшкә хәзер сөенеп киләбез,шатланып кайтабыз, - ди ул.
Шунысын да әйтик, балалар бүлегендә өч табиб эшләргә тиеш булса да, бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында Гөлнара Зөлкарнәевна берүзе генә эшләргә мәҗбүр. Ул билгеләнгән эш вакытында егермеләп баланы кабул итә. Бу -  нормадан шактый күп. Сабыр, тыйнак, һәркемнең хәленә керә белүче табибә моңа зарланмый, ни эшләмәк кирәк, вакыты шундый, ди ул. Табибәнең уң кулы - аның янында эшләүче шәфкать туташы Резеда Бәдретдинова. Алар бер-берсен күз карашларыннан ук аңлыйлар. Башкача мөмкин дә түгел.  Аларның  пациентлары да аерым категория – балалар. Белгәнебезчә, балаларыбыз теш табиблары янына барырга ашкынып тормыйлар. Шуңа күрә табибәгә педагог та, психолог та булырга, һәр балага тиешле юату сүзләрен  табарга да  туры килә.
-Гөлнара Зөлкарнәевна эшен тырышып, җиренә җиткереп башкара.Мин аның теләсә нинди авыру белән уртак тел, ягъни һәркемгә ачкыч таба белүенә сокланам. Яшермим, аның белән бергә эшләвемне бәхет дип саныйм, -ди  шәфкать туташы.
-Балаларның   тешләре  авырту соңгы елларда “яшәрде”. Безгә хәзер бер яшь-яшь ярымлык балаларны теш дәваларга алып киләләр. Элегрәк мондый хәл күзәтелми иде. Сәбәбе – хәзер әти-әниләр сабыйларына башлыча әзер измәләр бирүне хуп күрәләр. Балаларыбыз алма, кишер,  ипи катысы кимерүдән китеп бара. Ә алар нәкъ менә тешләрне  ныгытуга ярдәм итә. Елына ике мәртәбә балаларны теш табибына күрсәтүне дә әти-әниләргә нормага кертәсе бар. Ә алар баланың теше авырта башлагач кына безгә  мөрәҗәгать итәләр, - ди Гөлнара Габдрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Эшкә сөенеп киләбез, шатланып кайтабыз”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар