Зәй офыклары

Эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлеккә булышлык – өстенлекле юнәлешләрдән

Россия Федерациясе Икътисади үсеше министрлыгы 2024 елга кадәр «Кече, урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын эшләде.

Аның структурасы биш  федераль проектны колачлый. Алар  - эшмәкәрлек эшчәнлеген  алып бару шартларын  яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының  финанс ресурсларына керү мөмкинлеген киэәйтү, фермерларга булышлык итү һәм авыл кооперацииясен үстерү системасын оештыру, эшмәкәрлекне  популярлаштыру.  Илкүләм  проектны 2024 елга кадәр тормышка ашыруга  481,5 миллиард сум акча бүлеп бирелә.
                                                    «Агростартап» проекты
         Илкүләм проектны тормышка ашырумаксатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында крестьян-фермер хуҗалыкларына  «Агростартап» программасы буенча грантлар бирү оештырылды. Грантны алуның төп шарты булып иң мөһиме - ул кеше фермер булып теркәлгән һәм авылда яшәргә яисә авылга күченеп кайтырга тиеш һәм грантны тормышка ашыру өчен үзенең 10 проценттан да ким булмаган кертеме булырга тиеш.  
 Узган 2019 елда «Агростартап» программасы буенча республикада грантлар (2дән алып 4 миллионга кадәр) барлыгы 103 крестьян-фермер хуҗалыгына бирелде. Гомуми сумма 312 миллион сум тәшкил итә. Әлеге программа нәтиҗәсендә Татарстанда маллар санын 903 башка, мөгезле эре терлекне 1053 башка, умарта кортларын – 1657 ояга, кош-кортлар 88 меңгә арттыру, шулай ук терлекчелек һәм игенчелек  буенча башка проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Грант алучылар арасында зәйлеләр дә бар.  
Шулай итеп фермерлар - Югары Мәлемнән Фаил Хәкимуллин (мөгезле эре терлек),  Яңа Спастан Тамара  Игошина (мөгезле эре терлек) белән Югары Шепкәдән
 Фаяз  Зәйнетдинов (кошчылык)  грант акчасы  алды. Алар әлеге проект буенча эшли.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: