Зәй офыклары

Эшле булу – киләчәккә ышаныч ул

Санитар-эпидемиологик вазгыять икътисади яктан да кешеләрне борчуга салмасын өчен хезмәт базарында хәлнең тотрыклы булуы мөһим. Районда мәшгульлек торышы, халыкны эшле итү буенча нинди чаралар күрелүе турында район башлыгы Разиф Кәримов белән әңгәмә кордык.

- Разиф Галиевич, бүген хакимиятнең барлык дәрәҗәләре эшчәнлегендә мөһим өстенлекләрнең берсе - хезмәт базарындагы тотрыклы вазгыять. Сез бүгенге көндә муниципаль районда бу хәлне ничек тасвирлый аласыз?
- Без бу мәсьәләдә мәшгульлек үзәге, халык белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бу эшнең формалары - авылларда узучы халык җыеннары, шәһәр-бистәләрдә узучы очрашулар. Сөйләшү буенча, предприятие-оешмалар җитәкчеләре эштән кыскатулар, китүчеләр, эш урыннары булганда бу хакта безгә алдан ук хәбәр итәргә тиеш. Политехник колледжны тәмамлаучы яшьләребезнең дә эшкә урнашуларын контрольдә тотабыз.
Муниципаль районда агымдагы елның 11 ноябренә 245 кеше эшсез буларак теркәлде. Районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,83 процент тәшкил итә (республика буенча 3,38 процент). Бездә бу өлкәдә сизелерлек кимү күзәтелде, күпләрне мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырдык. Эре, урта предприятиеләр-оешмалар җитәкчеләре белән хезмәт хакын күтәрү, эш шартларын яхшырту буенча сөйләшүләр алып барабыз. Зәйдә яңа эш урыннары барлыкка килә. Ноябрь аенда Нефть базасы бистәсендә урнашкан газ тутыру станциясен файдалауга тапшырачакбыз. Биредә 11 кешегә эш урыны булдырылачак. 22 декабрьдә элекке сөт заводы урыныда урнашкан “Челтәр компаниясе” производство бинасын ачуны планлаштырабыз.
Биредә яңа штат расписаниесе булдырылды, тагын 10 өстәмә эш урыны ачылачак. Энергетиклар, электромонтерлар гына түгел, ә урта һәм югары звено белгечләренә дә ихтыяҗ булачак.
ГРЭС буенча яңа энергоблок төзүдә генераль подрядчы 1500дән артык эш урыны тәкъдим тә. 19 ноябрьдә бу уңайдан мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүче көне” үтте. Мин шәхсән алар белән үзем танышып чыктым, үз тәкъдимнәремне эш бирүчегә, подрядчыга җиткердем. Эш урыннары буенча хезмәт хакы 30 мең сумнан башлана. Әмма бу соңгы чик түгел, эшкә керүче һәр кеше белән шәхсән сөйләшүләр алып барылачак, хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе каралачак. Минем уйлавымча, ул 40-50 мең сум тирәсе булырга тиеш.
Зәйдә предприятие-оешмалар арасында шул рәвешле зур көндәшлек булачак. Чөнки вакансияләр ярминкәсенә килүчеләрнең күбесе бүгенге көндә теге яки бу оешмада эшлиләр, әмма үзләренә туры килгән эш эзлиләр. Шунлыктан хезмәткәрләрне саклап калу буенча тиешле чаралар күрергә кирәк булачак.
Шикәр заводы эшчәнлеген дәвам итә. Басулардан заводка чөгендер ташу яңа елга кадәр, ә заводта сезон февральгә кадәр дәвам итәчәк дип планлаштырабыз.
ГРЭС штат расписаниесе буенча эшли, яңа елдан соң биредә ул каралып, үзгәрешләр кертеләчәк. Узган атнада “Аккурайд Уилз Руссиа”да булып, завод эшчәнлеге белән таныштым. Предприятиенең эш күләме бар, яңа ел каникулларында бер генә атна ял итәчәкләр. Алар КАМАЗ, Автоваз заводлары эшчәнлеге белән бәйле. Пандемиядән без көчле булып, эш урыннарын, коллективларны саклап, көчле булып чыгарга тиеш.
“Техно” заводында көзен яңа цех ачылды, бу 30 өстәмә эш урыны булдыру мөмкинлеге бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: