Зәй офыклары

Эшсезлек буенча пособиеләр артты

Июнь аеннан эшсезлек буенча пособие күләме артты. Элек эшсез гражданнар айга 1,5 мең сум алса, хәзер ул 4,5 мең сум тәшкил итә.

-Моннан тыш, мәшгульлек үзәгендә исәптә торып,  18 яшькә кадәр балалары булган гражданнарга пособиедән тыш, һәр балага өстәмә 3 мең сум түләүләр дә башкарыла. Моның өчен баланың  туу турында таныклыгын алып килергә һәм баланың әтисе яки әнисе булуны расларга кирәк, - ди үзәк директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева.
Мәшгульлек үзәге халыкны алдан язылу буенча кабул итә.
Июнь аеннан шулай ук шәхси эшмәкәрләргә дә   түләүләр үзгәрде.  
-Чикләүләр белән бәйле рәвештә үз эшләрен ябарга мәҗбүр булган шәхси эшмәкәрләр  өчен  өч айга пособие күләме 12100 сум тәшкил итә. Моның өчен мәшгульлек үзәгенә эшмәкәрлек эшчәнлеген ябу турында таныклык алып килергә кирәк, - ди Ольга Лаптева.
Эшсезлек буенча исәпкә басу өчен, Россия эш порталы  аша гариза бирергә була. Электрон гариза тутыру өчен кагыйдәләрне белергә кирәк. Эшсезлек буенча гаризаны бернинди кереме булмаган эшсез гражданнар гына бирә ала.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, соңгы вакытта бу уңайдан гаризаны нинди дә булса керемнәре,  больничныйда  булган гражданнар да бирә башлаган.  
Шуны истә тотсагыз иде, соры хезмәт базарына кагылышлы барлык мәгълүматлар да  тикшерелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: