Зәй офыклары

Эшсезләр саны 481

21 майга мәшгульлек үзәгендә 481 эшсез кеше теркәлгән.

2020  елның 1мартыннан эштән азат ителгәннәргә 1 апрельдән алып 30 июньгә кадәр  12130 сум күләмендә пособия түләү каралган. Бүгенге көндә Зәй районында андый пособияне 100 кеше ала.
- Пандемия чорында башлыча сәнәгать товарлары кибетләре, туристик агентлыклары, җәмәгать туклануы оешмалары, матурлык салоннарында хезмәт куйганнар, үзмәшгульләр эшсезлек буенча исәпкә баса. Безгә шулай ук Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама предприятиеләрендә эшләгән зәйлеләр дә мөрәҗәгать итә. Шулай да, әлегә бездә башка шәһәрләр белән чагыштырганда, эшсезлек мәсьәләсе куркыныч дәрәҗәдә түгел, - диде  мәшгульлек  үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева.
Шунысын әйтик, 1500 сум пособиене 185 кеше алган (бу озак вакыт эшләмәүче һәм хезмәт стажы 26 атнадан ким булган, эшен 1 мартка кадәр  югалткан гражданнар). 18 яшькә кадәрге балалары булган 57 эшсез һәр балага өстәмә рәвештә 3000 сум акча ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: