Зәй офыклары

Эзтабарлар Анна Моисеевага үзенчәлекле бүләк ясады

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулды. Әлеге уңайдан шәһәр-районда күп кенә чаралар узды. Мәктәпләрдә хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән якташларыбыз белән очрашулар үткәрелде. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, туган як тарихын өйрәнү музеенда алар катнашында кичәләр оештырылды.

Чараларның иң олысы шимбә көнне узгандыр, мөгаен. Бу көнне шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре, хәрби-патриотик клублар һәм берләшмәләргә йөрүчеләр, яшьармиячеләр, әлбәттә, әфган сугышын узган зәйлеләр катнашында митинг булды. Анда  әфган сугышы турында сөйләнде, шул сугышта һәлак булган якташларыбыз  бер минут тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салынды.
  “Энергетик” Мәдәният сараенда әфганчылар  өчен яшьләр эшләре идарәсе мәдәният сарае белән берлектә “Без сезнең белән горурланырга бурычлы” дип аталган тамаша-концерт оештырды.
Митингтан соң  хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре  бер төркем әфганчылар, яшьләр, волонтерлар  Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеева яшәгән йорт ишегалдына килделәр. Бу очраклы түгел, чөнки 15 февральдә аңа 97 яшь тулды.
Ветеран яшәгән йорт ишегалды бер митингны хәтерләтте. Анна Ивановна үзе дә бирегә чыкты. Чарада катнашучылар аны өч мәртәбә ура кычкырып сәламләде. Аннан ветеранны фатирында хөрмәтләү тантанасы булды. Аны район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләп, бүләк тапшырды. Тантанада шактый оешма җитәкчеләре ветеранга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Алар арасында үзенчәлеклесе дә бар иде. Әлеге бүләкне  “Форпост” оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев тапшырды. Зәй эзтабарлары бер экспедиция вакытында медицина хезмәткәре пакетын казып чыгара. Анда дарулар, бер флакон йод эремәсе, медицина җиһазлары була. Менә шул калдыклар арасындагы әлеге флакондагы йод эремәсе тантанада ветеранга тапшырылды. Һәм бу очраклы түгел, Анна Ивановна  сугышта шәфкать туташы буларак катнаша.
 1942 елда Зәйдән берничә кыз, хәрби комиссариатка барып, үзләрен фронтка алуларын сорый. Алар арасында Анна Моисеева да була. Махсус курслар узгач, кызлар башта олауларда – Чаллыга, пристаньнан, баржаларга утырып, Горькийга юл ала, аннан Мәскәүгә озатыла.
Мәскәүдә сугыш барган вакыт.  Көньякта урнашкан Белев шәһәрендә беренче чирканчыкны ала Анна.
 -Фашист эшелоны өзмәс бомбага тота, җирне тетрәтеп танклар килә. Бу мәхшәрне мәңге онытасым юк. Товар вагоннарыннан чыгып, кайсыбыз кайсы якка тигәнәклеккә ташландык. Өстән үлем яуганда тигәнәк кайгысымы, - дип искә ала Анна Ивановна.
 Ул 473нче кыр-хирургия госпиталенә эләгә һәм шул госпиталь белән Берлинга кадәр барып җитә. Белев – Кенигсберг, Балтыйк буе – Орел – Курск дугасы – Польша – Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза.
-Кыр госпиталенә алгы сызыктан нинди генә яралыларны китермиләр. Аларга гангрена, столбняк өстәлә. – Ул бу турыда аеруча тетрәнеп сөйли. – Салкын канлы, батыр булырга кирәк, башкача булмый иде, – дип искә ала ул.
  Шәфкать туташлары госпитальне үзләре саклый, яңа урында госпиталь оештыра, үлгән яралыларны җирли. Сугыш барган урыннар хәрабәләрне хәтерләтә, мич морҗалары гына тырпаеп тора. Үлгәннәр тиешенчә җирләнми, җир астыннан күренгәннәре шактый була. Аларны казып алып, кесәләрендәге жетоннардан кем икәнен ачыклап, гаиләләренә, частенә хәбәр иткәннәр. Гаиләләре өчен нинди кайгылы хәбәр... Өстәвенә, 1942 елны кышкы салкыннарда Аннага урман чокырындагы коеларны сакларга туры килә, немецлар чишмәләрне агулыйлар. Кызлар тарафыннан казылган землянкаларның исәбе-хисабы юк. Инде госпиталь оештырып, яралыларны дәвалый гына башлыйлар, “алга” дигән фәрман килүгә, янә яңа урынга, алга китеп, госпиталь коралар алар. Шул рәвешле, Анна Ивановна Берлинга кадәр  барып җитә. Җиңү көннәрендә имзасын Рейхстагта калдыра.
1945 елның ахырында Анна Харьковка демобилизацияләнә. Аларның фронттан өйгә юл тотучы составын маршал Георгий Жуков шәхсән үзе озата.
 Зәйгә исә ул 1946 елда кайта, 41нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Әлеге балалар йортында нинди генә милләт вәкилләре булмый!? Бер елдан аларны Казанга алып китәләр. Аннан Анна Ивановна район дәваханәсендә  шәфкать туташы булып хезмәт куя. Кияүгә чыга, өч бала үстерә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: