19 сентябрьдән 28енә кадәр "Балалар юл куркынычсызлыгы декадасы" акциясе бара. Ул бу көннәрдә Санкт-Петербургта үтәчәк "Тормыш иминлеге өчен куркынычсыз юл" дип аталган IV Халыкара конгресска багышлана. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә юл куймау - конгрессның төп темасы. Декада кысаларында республикада, шул исәптән безнең районда, "Куркынычсыз зебра", "Балаларга - автокресло" акцияләре оештырыла....
19 сентябрьдән 28енә кадәр "Балалар юл куркынычсызлыгы декадасы" акциясе бара. Ул бу көннәрдә Санкт-Петербургта үтәчәк "Тормыш иминлеге өчен куркынычсыз юл" дип аталган IV Халыкара конгресска багышлана. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә юл куймау - конгрессның төп темасы. Декада кысаларында республикада, шул исәптән безнең районда, "Куркынычсыз зебра", "Балаларга - автокресло" акцияләре оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар учреждениеләрендә махсус дәресләр үткәрә, юлларда машина йөртүчеләрнең балаларга ни дәрәҗәдә игътибарлы булуын, балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен күзәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа