Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Фаҗигаләрне ничек булдырмаска?

Зәйнең “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе - өлкәннәр һәм балалар арасында рәхимсез мөгамәлә барлыкка килү куркынычы факторларын кисәтү, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны ачыклау һәм төзәтү, гаилә функцияләрен нәтиҗәле үтәү өчен шартлар тәэмин итү.

Ата-аналарда балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен җаваплылык чаралары турында күзаллаулар булдырырга, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, тәрбия прцессында балаларга карата көч куллануны булдырмау буенча профилактик эш алып бару мөһим. Шул максаттан “Ата-аналар университеты” эшчәнлеге кысаларында ата-аналар өчен рәхимсез мөгамәлә проблемасы буенча балалар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр курсы оештырылды.
21 май көнне районның ведомствоара социаль патронажда торучы ата-аналар белән эш оештырылды. Бүгенге көндә бу – 22 гаиләдән 35 әти-әни. Сөйләшүнең төп темасы – “Өлкәннәр һәм балалар дөньясында агрессияләр һәм гаиләдә үчлекле мөнәсәбәтләрне булдырмау”. Чарада 14 ата-ана катнашты. Очрашу программасына түбәндәгеләр кертелгән иде: “Компьютер уеннарының һәм социаль челтәрләрнең психологик бәйлелек тудыру куркынычы” дигән лекция, “Ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары, яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары” дигән әңгәмә, “Ата-аналар һәм балалар-каршылык яки хезмәттәшлек?” Шулай ук “Эзләргә барам”, “Шау-шу” социаль роликлары күрсәтелде, алар турында фикер алышу узды.
Очрашу ахырында бүлек психологлары һәм педагоглары катнашучыларга “Өлкәннәр һәм балалар дөньясында агрессия”дигән буклетлар тараттылар.

Зәй муниципаль районы “Радость”
халыкка социаль хезмәт күрсәтү
комплекслы үзәгенең гаилә һәм
балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге
мөдире И.А. Грузинцева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев