Зәй офыклары

“Факел” лагере дүртенче сменага балалар кабул итте (фотолар)

Зәй районы территориясендә урнашкан нефтьчеләрнең "Факел" балалар ял лагеренда дүртенче смена эшли башлады. Бу юлы бирегә вакытларын файдалы үткәрергә республиканың төрле районнарыннан 162 бала килде. Аларның 30 процент - Зәй балалары. Лагерьда 4 сменада быел барлыгы 700дән артык балага ял итү мөмкинлеге тудырылган. Тәҗрибәле педагоглардан, энергияле студентлардан торган әйдаманнар командасы...

Зәй районы территориясендә урнашкан нефтьчеләрнең "Факел" балалар ял лагеренда дүртенче смена эшли башлады. Бу юлы бирегә вакытларын файдалы үткәрергә республиканың төрле районнарыннан 162 бала килде. Аларның 30 процент - Зәй балалары. Лагерьда 4 сменада быел барлыгы 700дән артык балага ял итү мөмкинлеге тудырылган. Тәҗрибәле педагоглардан, энергияле студентлардан торган әйдаманнар командасы "Факел"га килүчеләрдә лидерлык сыйфатларын үстерүгә өстенлек бирү юнәлешендә эшли. Биредә үк төрле иҗади, фәнни түгәрәкләрдә яшь буынга мәктәптә ала торган белемнәрен ныгытырга, була. Заманча төзекләндерелгән лагерьда йөзү, спорт белән шөгыльләнү, иҗади мөмкинлекләрне ачу, үстерү өчен бөтен уңай шартлар тудырылган. Безнең лагерьга килгән балалар смена төгәлләнгәндә китәргә дә теләмиләр, ди җиде ел лагерь башлыгы булып эшләүче 4нче мәктәп укытучысы Валентина Потупчик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: