Зәй офыклары

“Факел” лагеры быел да “Татнефть” ААҖ балалар ял лагерьлары арасында икенче урынны алуга иреште

«Татнефть» ААҖ нең «Елхофнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган "Факел" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры елдан-ел үзенә күбрәк балалар игътибарын җәлеп итүе белән үзенчәлекле. Заманча шартлар тудыруга идарә тарафыннан зур игътибар бирелү, тәҗрибәле һәм энергияле педагоглар тандемы булдырылу лагерь эшчәнлеген аеруча югары баскычка күтәрә. Шуңа да "Факел" соңгы елларда...

«Татнефть» ААҖ нең «Елхофнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган "Факел" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры елдан-ел үзенә күбрәк балалар игътибарын җәлеп итүе белән үзенчәлекле. Заманча шартлар тудыруга идарә тарафыннан зур игътибар бирелү, тәҗрибәле һәм энергияле педагоглар тандемы булдырылу лагерь эшчәнлеген аеруча югары баскычка күтәрә. Шуңа да "Факел" соңгы елларда «Татнефть» ААҖтенә караган 13 балалар ял лагерьлары арасында махсус комиссия тарафыннан тикшерелеп югары бәя алып килә. Быел да лагерь икенче мактаулы урынга лаек булды. Ачылган елларда «Факел» өч сменада 120шәр баланы кабул итсә , хәзер биредә 4 сменада 180 шәр баланы кабул итү мөмкинлеге бар. Быел лагерьда өч сменада республикабыздан 561 бала ял итте инде, бу көннәрдә тагын 162 бала дүртенче сменага килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: