Зәй офыклары

Фалыйх Зәйнуллин: “Флюорография тикшерүләрен вакытында үтү зарур”

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.

Туберкулез чире үзенең җитдилеге буенча, СПИД-ВИЧтан кала, икенче урында тора. Белгечләр әйтүенчә, инфекция чыганагы булып туберкулез микробатерияләре, икенче төрле итеп әйткәндә, "Кох таякчыклар"ы бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайваннар тора.
-Туберкулез авыруы еш кына йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчә. Шулай ук микобактерияләр эләккән әйберләргә тотынганда да авыруны йоктыру куркынычы зур. Шуңа да янәшәгездә туберкулез белән авыру кеше булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Шунысы куркыныч, туберкулезның башында ул гадәти салкын тию кебек кенә була яисә бөтенләй дә билгеләрсез үтәргә мөмкин. Шуңа да профилактика һәм вакытында дәвалану мөһим әһәмияткә ия,- ди фтизиатр Фалыйх Зәйнуллин.
Аның әйтүенчә, районда туберкулез авыруы буенча хәл тотрыклы. 2019 елда 27050 кеше флюорография тикшерүе узган, 15 кешедә туберкулез авыруы табылган. Быелның беренче кварталында 3 кешедә авыру ачыкланган. Бүгенге көндә барлыгы 26 кеше диспансер исәбендә тора. Фалыйх Миннерәфыйкович кайбер зәйлеләрнең флюорография тикшерүен узуга битараф булулары өчен борчылуын да белдерде. Чөнки һәркайсыбыз кимендә ике елга бер мәртәбә, ә хроник авырулары булучылар һәм кайбер башка категория гражданнар аны ел саен үтәргә тиеш.
-Тәмәке  тарту туберкулез белән авыру куркынычын күпкә арттыра. Туберкулез белән авыру очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Туберкулез авыруын  профилактикалау максатында балага тугач ук бала тудыру бүлегендә БЦЖ-М вакцинасы ясала. Аннан соң балаларга 7 һәм 14 яшьләрендә кабат ревакцинация ясала. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып тора. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар тамагы тук кеше туберкулез белән авырмаячак, дип әйткәннәр. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да еш ашарга тиеш. Һәр ел саен флюорография тикшерүе үтү дә авыруга каршы чара булып торуын онытмыйк. Үзвакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә һәм сәламәтләнүгә таба бер адым алга атлау мөмкинлеге бирә, - ди Фалыйх Зәйнуллин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: