Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Фалыйх Зәйнуллин: Россия вакцинасы британия штаммы өчен туры килә

Татарстанда коронавирусның британия штаммы булу очраклары барлыгы турында хәбәр ителде. Зәйдә әлегә андый очраклар юк, халыкны вакцинацияләү дәвам итә.

Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 апрельгә районда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын - 3331, икенче компонентын 2225 кеше ясаткан.
Көн саен медицина бригадалары авыл җирлекләренә, предприятиеләр һәм оешмаларга чыгып, прививка ясау эшен дәвам итә. Шулай да вакцинацияләү әлегә сүлпәнрәк бара. Прививканы эштә генә түгел, ә медицина учреждениеләрендә дә ясатырга була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша язылу сорала.
Кичә, 27 апрельдә, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина брифингта Татарстан Республикасында коронавирусның британия штаммының 8 очрагы ачыклануын белдерде.
- Вирус актив рәвештә үзгәреш кичерә, ләкин бүген Россиянең барлык өч вакцинасы да штаммнарга каршы нәтиҗәле эшли, - дип билгеләп үтте Марина Патяшина.
- Безнең районда кулланыла торган Россия вакцинасы британия штаммы өчен туры килә, - ди район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Фалыйх Зәйнуллин.
Корононавирус инфекциясенең британия штаммы хәзерге вакытта иң куркыныч төре дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев