Зәй офыклары

Фатирында шартлау булган зәйлегә хөкем карары чыгарылды

Яңа ел яллары вакытында 5 гыйнвар көнне Зәй шәһәрендәге Ленин урамы 27 "а" йортында бер фатирда булган шартлау әлеге тирәдә яшәүчеләрне куркуга салган иде. Шартлауның ни сәбәпле, кем гаебе белән килеп чыгуы төрле имеш-мимешләр тудырды. Җентекле тикшерү эшләре алып барылганнан соң әлеге гадәттән тыш вакыйгага, шәһәр суды бу көннәрдә хөкем...

Яңа ел яллары вакытында 5 гыйнвар көнне Зәй шәһәрендәге Ленин урамы 27 "а" йортында бер фатирда булган шартлау әлеге тирәдә яшәүчеләрне куркуга салган иде. Шартлауның ни сәбәпле, кем гаебе белән килеп чыгуы төрле имеш-мимешләр тудырды. Җентекле тикшерү эшләре алып барылганнан соң әлеге гадәттән тыш вакыйгага, шәһәр суды бу көннәрдә хөкем карары чыгарып, нокта куйды. Анда гаепләнүче 30 яшьлек ир-ат, интернет челтәреннән алынган мәгълүмат буенча үзлегеннән шартлаткыч ясаган. Күршеләре белдерүенчә, ул балык тотуга хирыс булган, күрәсең, әлеге матдәне шушы мавыгуында файдаланырга ният кылган. Судта ул шартлаткычны шәһәр читендә кеше булмаган урында кулланырга ниятләвен белдергән. Шартлаткычтан үзе дә зыян күргән ир-егет моның әйләнә-тирәдәгеләр өчен никадәр куркыныч булуын аңлавын әйтә һәм гаебен тулысынчв таный. Суд аңа 2 ел да 6 айга шартлы хөкем карары чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: