Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Фатыйх хәзрәт Нуруллин: Изге Рамазан-шәриф ае җитә

Имам-мөхтәсиб, “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән әңгәмәбез эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә мәчетләр торышы, Рамазан ае, аның фазыйләтләре турында.

Киләсе сишәмбе - 13 апрельдә - Рамазан-шәриф аеның беренче көне, 12 апрельдә кич кояш баегач, беренче тәравих намазы укыла. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 12 майда уразаның соңгы көне булачак.
-Фатыйх хәзрәт, әңгәмәбезне бүгенге вазгыятьтән башлыйк әле...
- Эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә мәчетләрдә узган ел 14 апрельдән башлап һәм санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр вакытлыча дини дәресләр, җәмәгать һәм күмәк чаралар, шул исәптән намазлар уку туктатып торылды. Район-шәһәр имамнары аларны катгый үтәде. Бүгенге көндә исә мәчетләребездә барлык саклану чаралары күрелеп, дини дәресләр, җәмәгать һәм күмәк чаралар, шул исәптән намаз укулар (65 яшькә кадәр булучылар белән генә) алып барыла. Мәчетләрдә хәзер барлык йолалар аз сандагы кешеләр белән үткәрелә. Җеназа намазын, катнашучылар аз булып, аны ачык һавада гына үткәрергә киңәш ителә.
- Дин эшләре торышына киңрәк тукталсагыз иде...
-Дини укулар, татар теле курслары бара. Читтән торып дини мәдрәсәләрдә укучыларыбыз бар. Мәдрәсәләрдә онлай укучыларыбыз да юк түгел. Ике дини белемле егетебез - Радик Имамиев белән Алмаз Хәлимов армия хезмәте үтәләр. Алмаз - Новосибирский, Радик Оренбург якларында хезмәт итә. Көрәшче егетләребез Чаллыда узучы мөселман яшьләре көрәшеннән бер елны да читтә калмый. Руслан Хәмидуллин әлеге бил алышта призлы өченче урын алды.
Имамнар белән очрашуларда белем күтәрү, мәчетләрдә эш оештырылышы турында сөйләшәбез. Соңгы очрашуда ике ел элек арабыздан киткән элекке имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камаловны искә алып, аның рухына дога кылдык.
-Фатыйх хәзрәт, башка диндәгеләрнең ислам динен кабул итү очраклары бармы?
-Бар. “Ялчыгол” мәчетендә елына шундый бер-ике очрак була. Кемдер аңлап, кемнәрдер исә бәлагә юлыгып, беришләре катнаш никах булу сәбәпле, ислам диненә күчә. Без андыйларга ислам динен кабул итү генә түгел, аны тоту кирәклеген дә аңлатабыз.
-Рамазан ае - изге гамәл-ләр һәм яңа мөмкинлекләр ае. Фатыйх хәзрәт, шушы мөбарәк айда кылына торган изге гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп үтәүгә киңрәк тукталсагыз иде...
- Рамазан ае – сабырлык, ризыкның кадерен белү, фәкыйрь-мохтаҗлар, ятимнәр, толларның хәленә керә белү, аларга ярдәм итә торган, изгелекләрне күбрәк кыла торган, бер-береңне гафу итә торган ай. Мөселман Рамазан ае дәвамында телен, күзен, колагын, кул-аягын хәрам нәрсәләрдән аеруча нык сакларга тиеш. Башка вакытларда да һәрвакыт шул тәртипне сакларга тиешбез. Болар - барысы да бәндә өчен сынау. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Рамазан уразасын тотучыларның җәннәткә махсус капкадан керәчәкләре хакында: «Җәннәттә Рәййан исемле капка бар. Бу капкадан кыямәт көнендә җәннәткә бары тик уразалылар керер», – дигән. Гомумән, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләр – кешенең үз файдасы өчен. Менә шул хакта онытмыйк.
-Рамазан аенда ифтарлар уздыру, сәдакалар турында фикерегез...
- Бу бәрәкәтле Рамазан аенда ихлас күңелдән гыйбадәт кылсак һәм тоткан уразаларыбыз кабул кылынса, Аллаһ Тәгалә иманнарыбызны да куәтләр, изгелекләребезне дә арттырыр, дөнья-тормышыбызны да хәерле кылыр, иншә Аллаһ. Изге ай дәвамында “Ялчыгол” мәчетендә хәйрия ифтарлары уздырырга ниятлибез. Көнен билгеләп аңа язылучылар шактый инде. Аннан күпчелек мөселманнар зәкятне Рамазан аенда бирергә тырыша. Зәкят түләү өчен нисабны дин әһелләре 310000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы – ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака. Фитыр сәдакасы түләү буенча нисаб күләме – 36000 сум (көмеш буенча). Аның күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 700 сум.
Фидия сәдакасы – сәламәтлеге белән бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәр көн өчен бирелә торган сәдака. Аның күләме – һәр көн өчен 200 сум.
Изге айда Коръән чыгу саваплы гамәлләрнең берсе булып тора: моңа район-шәһәр мөселманнары да кушыла. Агымдагы елда да “Ялчыгол” мәчетендә изге ай буе өйлә намазы алдыннан Коръән-Кәрим хәтем кылыначак. Коръән- хәтем кылып, догаларда Раббыбыздан авыру һәм бәлаләрдән котылу, ил, республика һәм район өчен бәрәкәт-иминлекләр сорыйбыз. Игелекле эшләрдә 
берләшергә, Уразаны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез тотып чыгарга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев