Зәй офыклары

Фатыйма әби туганнарын эзли

“Зәй офыклары” газетасының алдагы санында “Туган ягы, туганнары кирәк” дигән язма буенча шалтыратучылар булды.

Әлеге язмада без Үзбәкстаннан Фатыйма  Бабакуловна Абдуллаеваның Шыкмай һәм Бура-Киртә авылларыннан туганнарын эзләве, аларны  табуда булышуны соравы турында язып чыккан идек.  Бура-Киртә авылыннан 89 яшьлек Нурҗиһан әби Фәрхетдинованың шалтыратуы игътибарга лаек. Ул  Фатыйма  Бабакуловна Абдуллаеваның әнисе Халидәнең ни өчен Үзбәкстан якларына чыгып китүе, туганнан туганы Гөлфиянең барлыгы һәм аның ут күршебез Тукай районы Борды авылында яшәвен әйтеп шалтыратты. Әлеге язмага битараф булмавы өчен Нурҗиһан әбигә рәхмәтлебез.

-Өммекамал апаның Халидә, Хәния, Фәния атлы кызлары бар иде. Тормыш иптәше Барый сугыштан кайтмады. Бик авыр көн иттеләр алар. Өммекамал апа кызы  Халидә белән шул авыр тормыштан качып Бохарага киттеләр. Фатыйма, димәк, Халидә кызы була. Фәниясе якын-тирә авылларның берсенә тормышка чыккан иде, ул исән түгел инде. Хәниясе  исә  Шыкмай егетенә тормышка чыкты. Аның ике кызы -  Гөлчәһрә  белән Гөлфиясе бар иде. Хәния күп еллар биредә укытучы булып эшләде. Язмышы аянычлы булды аның:Гөлфияне тапканда бакыйлыкка күчте. Гөлфия дә үскәч әнисе кебек мөгаллим һөнәрен сайлаган иде, -ди Нурҗиһан әби Фәрхетдинова.

Бу уңайдан шалтыратулар көтеп калабыз. Тагын бер кат искәртәбез: Фатыйма  Бабакуловна Абдуллаеваның телефоны редакциядә бар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: