Зәй офыклары

Федераль законга үзгәрешләр кертелде

Россия Федерациясе Президенты “Коррупциягә каршы тору турында” Законның 121нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Законны имзалады.

Әлеге федераль законны Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 16 июлендә кабул ителде һәм аны Федерация Советы 2019 елның 23 июлендә хуплады.
Әлеге үзгәрешләр авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарында даими эшләмәүче  депутатларның керемнәрен декларацияләүне гадиләштерү  белән бәйле.
Законда Россия Федерациясе субъектларында дәүләт вазифаларын, РФ Президентының норматив-хокукый актлары тарафыннан билгеләнгән исемлеккә федераль дәүләт хезмәткәрләәре, дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр вазифаларын башкаручылар керә. Законда санап кителгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең чыгымнарын контрольдә тоту иренә яисә хатынына, шулай ук балигъ булмаган балаларына карата да гамәлгә ашырыла. Моңа нигез булып, аларның берсе тарафыннан гомуми керемнән зуррак күләмдәге суммага җир участогы, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр алу турында җитәрлек мәгълүмат туплану тора.
Хисап бирү чорында алда санап кителгән гамәлләр буенча сделкалар булмаган очракта, депутат бу турыда Россия Федерациясе субъектының югари вазифаи затына билгеләнгән тәртиптә хәбәр итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: