Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Федоровка авылында Хәтер мемориалы ачылды

Федоровка авылы халкы үз көчләре белән фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл төзеделәр.

Федоровка авылы халкы  фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәл төзеделәр. Аны Хәтер мемориалы дип атадылар. Бүген Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү көнендә мемориаль комплексны тантаналы ачу булды. Ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һ.б.лар  катнашты.

Чарада катнашучылар яңа һәйкәл булдыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерделәр. Тантаналы митингтан соң Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.

Александр Тимофеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев