Зәй офыклары

Федоровкалылар Җиңү көнен зурлап билгеләде

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтүгә һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Бүген Зәй районы Сармашбаш авыл җирлегенә караган Федоровка авылында һәйкәл янында митинг узды.

Һәйкәл алдына веноклар куелып, митингта катнашчылар солдат боткасыннан, чәйдән  авыз итте. Шул рәвешле биредә Җиңү көне зурлап билгеләп үтелде. Аны әлеге авылдан чыккан Леонид Краснов белән Валентин Атласов башлап, оештырып йөрделәр. Бәйрәмгә  авылдан читтә яшәүчеләр дә чакырылды. Федоровкалылар шулай бердәм булып яши, бәйрәм  итә.
Бүгенге көндә Федоровкада ике тыл ветераны яши, соңгы сугыш ветераны Матвей Абрамов исә алты ай элек бакыйлыкка күчте.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: