Зәй офыклары

Әфган сугышы ветераны: мине төзәтмәләрдә безнең чикләрнең какшамаслыгы җәлеп итте

Әфганстанда сугышчы-интернационалист, СВР запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Казанда Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

Чикләрнең какшамаслыгы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм Совет халкының бөек җиңүе турындагы тарихның сакланышы төзәтмәләрдә Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе, Тышкы разведка хезмәте запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны җәлеп иттеләр. Бу хакта ул Казандагы сайлау участогында тавыш бирү вакытында сөйләде.
"Мине хәрби кеше буларак бер төзәтмә җәлеп итте, анда башка илләр дәгъва итә торган чикләрнең какшамаслыгы күрсәтеләчәк. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп сөйләнелә", - диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: