Зәй офыклары

Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз исемнәрен мәңге хәтерлик!

Шыкмай авылында әфган сугышы ветераннары хөрмәтенә истәлек такталары куелды.

Әфган сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштереп, хәтеребезне саклап калыйк.

19 сентябрьдә  Түбән Биш җирлегенең Шыкмай авылында әфган сугышы ветераннары Айрат  Нуриәхмәтов һәм  Әхсән  Максутин яшәгән йортларда мемориаль такталар ачу тантанасы булды. Әфган сугышы (1979-1989 еллар) турында хатирәләр әнә шулай батыр  ир-егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштереп хәтерләрдә саклана. Киләчәк буын ул авыр еллар турында белеп, әфган сугышы ветераннарын исләреннән чыгармасын өчен мондый гамәлләр бик мөһим. 

Шыкмай авылына ул көнне егетләрнең сугышчан дуслары, полкташлары Татарстанның төрле районнарыннан җыелды. Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы  Дамир Насертдинов, хәрби комиссариатның чакырылыш бүлегеннән Андрей  Гурьянов, "Сугышчан бердәмлек" хәрби-патриотик хәрәкәтенең Зәй бүлеге  рәисе Сергей  Хватков, шулай ук авыл мәдәният йорты белгечләре, яшьармиячеләр,  мәктәп укытучылары  бергәләшеп батыр ир-егетләрне искә алдылар.  Аларның сугышчан һәм тормыш юлы турында бик күп җылы сүзләр, хатирәләр яңгырады, соңыннан егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага  чәчәкләр куелды.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: