Зәй офыклары

Әфган уты һаман өтә җанны, Төшкә кереп, дуслар дәшәләр...

Николай Коронов - хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән егетләрнең берсе. Бүгенге көндә ул шәһәр газ хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли.

Районыбызның Югары Баграж авылында туып үскән Николай сигезьеллык мәктәпне туган авылында тәмамлап, урта белемне  Сарсаз-Баграж мәктәбендә ала. Аннан соң хәрби комиссариат фәрманы буенча егетне белгечлек алу өчен Минзәләгә машина йөртүчеләр курсына җибәрәләр. Биредә аңа бер елдан артык укырга туры килә.
-Хәрби хезмәткә  1986 елның 14 апрелендә - туган көнемдә киттем. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә укулар узарга туры килде. Билгеле, безне  корал белән эш итәргә дә, хәрби операцияләр вакытында, машина йөртүче буларак, тиешле саклану күнекмәләре үтәргә дә өйрәттеләр. Без монда үзебезне инде шактый еллар сугыш барган Әфганстан җиренә кертәчәкләрен белә идек, - дип искә ала ул.
Шулай булып чыга да, алга таба аның хәрби хезмәте Төрекмәнстанның Елетен шәһәре янындагы янә  әзерлек курслары узу белән дәвам итә. Алты айдан соң егетне  Әфганстанга җибәрәләр. Ул Герат торак пунктыннан ерак булмаган 101нче мотоукчылар батальонында хезмәт итә башлый, тент белән ябылган “КамАЗ” машинасында батальон эшчәнлеген тәэмин итү өчен азык-төлек, кирәк булганда тиешле урыннарга корал да ташый.
-Шунысы өчен сөенәм, ниндидер бәрелешләр, дошман засадасына эләкмәдем, Ходай саклады. Ә башка хезмәттәшләрем белән шундый очраклар булгалады. Безнең полк Кандагар белән Шинданд арасындагы ГЭСны саклады, - ди Николай Иванович.
Хәрби хезмәттән ул исән-сау 1988 елның июлендә кайта.
-Мин хезмәт иткән урында Татарстан егетләре шактый иде. Чаллы, Түбән Кама егетләрен хәтерлим. Зәйдә әфган сугышы ветераннарын берләштергән “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешма әгъзасы булып торам. Без атна саен диярлек җыелабыз, берләшмә эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәбез, - ди Николай Иванович.
Әфган җирендәге сугыш кичәге яшь егетләрнең ихтыяр көчен ныгытты, аларны дуслыкның кадерен белергә өйрәтте. Гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең көньяк чикләрендә иминлекне тәэмин итте алар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: