2020-2021 ел сезонының иң яхшы уенчысы дип Даниил Гришин (“Яшьлек”) табылды.
27-28 февральдә Чистайда 2006 елда туганнар хоккей командалары арасында Татарстан беренчелегенә финал ярышлары узды. Ярышларда "Торнадо" (Чистай), "Ягуар" (Кукмара), "Чаллы" (Чаллы), "Яшьлек" (Зәй) командалары катнашты. Киеренке уенда Зәй командасы призлы өченче урында. 2020-2021 ел сезонының иң яхшы уенчысы дип Даниил Гришин (“Яшьлек”) табылды. Аның тренерлары - А. Артемьев, А. Дудкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз