Зәй офыклары

Флорида Әхмәтвәлиева: ”Архив хезмәткәрләре бал кортлары кебек”

Бу көннәрдә структуралар, предприятие, оешмалар 2017 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, агымдагы елга бурычлар билгели. Әлеге уңайдан без башкарма комитетның архив бүлеге эшчәнлеге белән кызыксындык. Белгәнегезчә, узган ел архив яңа бинага күчте. Ә бу - эшчәнлекне бүгенге көн таләпләренә туры китереп алып бару мөмкинлеге дигән сүз. Архив бүлеге башлыгы Флорида Әхмәтвәлиева белән әңгәмәбез шул турыда.

-Флорида Фоатовна, архивлар эшчәнлеге миссиясен,  белгеч буларак,  ничек аңлатыр идегез ?
- Мин моңа җавапны Татарстанның халык  язучысы Аяз Гыйләҗевнең “канатлы” сүзләре белән башлыйсым килә. «Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла, алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан», - дип язган ул. Менә бу сүзләр архивлар миссиясен тулысынча чагылдыра дип уйлыйм. Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең  тарихи тамырларыбызны   бәйләп, яңа буыннарга  рухи бергәлекне ныгытуга ярдәм итә.
Зәй архив бүлеге район башкарма комитетының структур подразделениесе  булып тора,  Россия һәм Татарстан Республикасы архив фондлары документларын саклау, комплектлаштыру, исәбен алу һәм куллану функцияләрен башкара, шулай ук район территориясендә архив бүлеге белән идарә итә. Штатта ике берәмлек – бүлек башлыгы һәм әйдәп баручы белгеч исәпләнә.
-Сез нинди күләмдәге документлар белән эшлисез?
-2018 елның 1 гыйнварына бүлектә 235 фонд исәпләнә: аларда 1935 елдан башлап 2018 елга кадәрге  82 мең берәмлек документ саклана.  Документларның 58 меңе, яисә 71 проценты – личный состав,  24 меңе (9 проценты) – идарә  документлары. Фотодокументлар – 82 берәмлек. Сакланучы барлык документларның 8 меңе- дәүләт милке, 6 меңе – федераль һәм 68 меңе муниципаль милек булып санала.
2017 елда Зәй архив бүлегенең яңа тарихы башланды. “2016-2020 елларда Татарстан Республикасында архив эшчәнлеген үстерү” дәүләт программасы нигезендә бүлек яңа бинага күчте. Элекке интернат-мәктәпнең бер бинасын үзгәртеп кору өчен республика бюджетыннан 7 миллион  152 мең сум акча бүлеп бирелде.
Яңа бинага 40 тоннага якын документ күчерелде. Бүгенге көндә яңа архивның мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә, шуның 183 квадрат метры – документлар сак-лау урыны.  Күчмә мобиль металл стеллажлар белән җиһазлау өчен генә дә 3 миллион сумнан артык средстволар сарыф ителде.  Аларның гомуми озынлыгы 2 километрга якын.
-2017 елда Татарстанда  беренче мәртәбә муниципаль архивларның матди-техник базасын ныгыту максатында грантлар бирү программасы булдырылды. Анда Зәй архивы катнаштымы?
-Әйе, катнашты. Республика буенча грантларның гомуми күләме 5 миллион сум иде. Без тузган һәм стандарт булмаган  документларны оцифровкалау проекты белән катнашып, грант  отып, кәгазь документларны оцифровкалау  өчен 480 мең сумлык  махсус сканер алуга ирештек.
Россия һәм Татарстан Республикасында дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын билгеләп үтү чаралары кысаларында без башкарма комитетның  1935 елдан башлап норматив актларын оцифровкалау эшенә, дөресрәге, архив документларының  электрон фондын булдыруга керештек.
-Узган елда архив бүлегенең дәүләт һәм  муниципаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлегенә тулырак тукталсагыз иде...
-2017 елда бүлеккә гражданнар һәм оешмалардан 5 меңнән артык мөрәҗәгать керде, шуның 85 проценты -  социаль-хокукый  төрдәге мөрәҗәгатьләр. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 89  процентының  гозерләре канәгатьләндерелде. Шунысын әйтик, элеккечә картлык буенча пенсия, ташламалар алуга мөрәҗәгать итүчеләр (60нчы елларга кадәр туучылар) күләме шактый зур.
Кайвакыт безгә детективлар бюросы кебек эшчәнлек алып барырга туры килә. Чөнки  кайберәүләргә  20-30 ел эчендәге эшчәнлеге турында документлар кирәк була. Ә моның өчен безгә 300-400 килограмм архив документларын күтәрергә  туры килә. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы буенча иң күп сораулар милек мәсьәләсе буенча керә (95 процент). Электрон юл белән кергән сораулар саны артуга бара.  Узган ел шундый ысул белән  2405 мөрәҗәгать керде.
-Мөрәҗәгатьләрнең географиясе ничегрәк?
-Татарстаннан тыш, безгә Чувашия, Коми, Марий Эл, Литва, Латвия, Удмуртия, Белоруссия, Казахстаннан, шулай ук Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән мөрәҗәгатьләр керә. Архив бүлеге Татарстанның пенсия фонды идарәләре, аеруча Зәй пенсия фонды идарәсе белән  тыгыз хезмәттәшлек итә. Чөнки без барыбыз да бер нәтиҗә – гражданнарның дәүләт түләүләренә законлы  хокукларын максималь тәэмин итүгә хезмәт итәбез.
-Бердәм архив мәгълүмат системасы нәрсә ул?
-Бердәм архив мәгълүмат системасы – ул Татарстанда сынау проекты.  Аңа Зәй архив бүлеге дә тоташтырылган. Ул - архивның фәнни-мәгълүмати аппаратына виртуаль  кереп була дигән сүз. 2017 елда без барлык архив фондын аңа керттек. Хәзерге вакытта документларның исемнәрен шул системага кертү эше бара. Алдагы этапта исә без барлык документларның үзләрен аңа кертәчәкбез.  Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне  тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп башкаруга мөмкинлек бирәчәк.
2017 елда безнең Татарстан коллегаларыбыз беренче мәртәбә Финляндия, Көньяк Корея, Германия, Кытай, Төркия, Швеция кебек илләрдә архив эшчәнлеге буенча алдынгы тәҗрибә белән таныштылар. Агымдагы елның апрелендә  республикада “Пергаменттан – санга” дип аталган халыкара конференция булачак. Анда архив эшчәнлегенең илдәге генә түгел, дөньядагы актуаль проблемалары тикшереләчәк. Конференция регламентында Зәй һәм Түбән Кама архивлары белән танышу да каралган.Анда төп мәсьәләләрнең берсе бүгенге көн технологияләрен кулланып, архивара коммуникацияләр турында булачак. Әйтик, 30, 50-70 елдан соң санлы электрон документны ничек сакларга? Чөнки электрон мәгълүмат мәңге саклана алмый.Бүгенге көндә 80нче еллар мәгълүматларын торгызу да авырлаша.
-2017 елда Татарстан архивларының логотибы булдырылды. Шул турыда берничә сүз әйтсәгез иде...
-Әйе,  Татарстан архивлары логотибы буш кәрәз-тартмачыкларны хәтерләтә. Чөнки архивлар -  бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән мәгълүмат тулы тартмачыклар. Ә кәрәз исә -  запас саклау һәм нәсел калдыру өчен  кортлар тарафыннан төзелгән иң камил корылма. Без, архив хезмәткәрләре, менә шул тырыш бал кортлары кебек, тартмачыкларда буш урыннар калмасын, алар бер-берсе белән яхшы бәйләнсен өчен тырышабыз. Әмма безнең кәрәзнең үзенчәлеге бар – ул ачык. Архив фондлары да тулыландыру өчен һәрвакыт ачык һәм без җәмгыятькә дә максималь ачык.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: